Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Полиция майоры Айрат

Полиция майоры Айрат Хәбибуллин - бер участокта озак еллар буе тотрыклы эшләүче мактаулы хезмәткәрләрнең берсе. Хезмәте авыр булса да, ул үз һөнәренә тугры - эш урынын алмаштырып, яисә башка бүлекчәләргә күчеп йөргәне юк. Айрат Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт иткәндә үк милициягә эшкә барырга карар кыла. 1997 елда демобилизацияләнеп,...

Полиция майоры Айрат Хәбибуллин - бер участокта озак еллар буе тотрыклы эшләүче мактаулы хезмәткәрләрнең берсе. Хезмәте авыр булса да, ул үз һөнәренә тугры - эш урынын алмаштырып, яисә башка бүлекчәләргә күчеп йөргәне юк.
Айрат Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләрендә хезмәт иткәндә үк милициягә эшкә барырга карар кыла. 1997 елда демобилизацияләнеп, ведомстводан тыш сак хезмәтенә урнашырга теләсә дә, ул вакытта анда буш урын булмагач, участковый булып китә. Шуннан бирле, менә 15 ел инде ул Төзүчеләр проспекты, Жуков, Комаров урамнары кергән участокта.
Утлы коралдан аткан чаклар участковый эшендә сирәк күренеш, шулай да җинаятьчеләрне табель коралы белән куркытырга туры килгәләгәне булган. Бервакыт шулай төнлә җинаятьчеләрне эзләү оперативниклары белән гараж җәмгыятен тикшереп йөргәндә (соңгы вакытта анда берничә гараж талана), кинәт ниндидер тавышлар ишетелә. Гаражга якынрак килеп карасалар, ярым ачык ишектән кемнәрнеңдер йөргәне күренә. «Мөгаен җинаятьчеләрдер болар», - дип уйлап, оперативниклар гаражны чолгап ала. Карак-рецидивистлар, Хәбибуллин: «Туктагыз, атам!» - дип, пистолет төбәгәч кенә туктый. Өчесе дә тоткарлана.
Айрат Габдулла улы урланган «Запорожец» вакыйгасын да онытмый. Патруль-пост хезмәте экипажы белән бер гаилә ызгышын хәл итәргә барганда, аларга рация аша Ленин урамыннан кызыл төстәге «Запорожец» урлануы турында ориентировка килә. Яшел Үзәндә «ЗАЗ-968М» маркасындагы кычкырып торган төстәге машиналар сирәк булганга, милиционерлар, аның эзенә тиз төшеп, куарга тотына. Столичная урамындагы часовня янында караклар, бара торган машинадан сикереп төшеп, кача башлый. Бәхеткә, идарә итүчесез калган машина юлда авария ситуациясен тудыра алмыйча кала - коймага бәрелеп туктый. Дүрт яшүсмер (әйшәлеләр булып чыга) дүртесе дүрт якка качканда Хәбибуллин - берсен, ә калганнарын ППС хезмәткәрләре куып тота,
Участковыйларга бер сантиметр җир өчен ызгышкан күршеләр белән еш очрашырга туры килә. «Кемнәр генә килми. Безгә мөрәҗәгать итү, безне табуы җиңел булганга шулайдыр дип уйлыйм. Чөнки чиратта торырга, адвокат ялларга кирәкми. Ә без тикшерәбез, материал җыеп мировой судьяларга җибәрәбез. Чөнки милек бәхәсләрен хәл итәр өчен вәкаләтебез юк. Эш җиңел түгел, иртән китәм, бик соң кайтам. Күп вакыт ял көннәрендә дә эшләргә туры килә. Психик авырулар күп мәшәкать тудыра («чит планета» кешеләренә дәгъва белдерә торган пенсионерлар да була хәтта), чөнки бәла ягу - аларның тормыш стиленә әйләнә, - дип сөйли Айрат Габдулла улы. - Аларның мәгълүматы, кагыйдә буларак, расланмый, әмма безнең вакытны ала. Күршедә яшәүче сугыш чукмарына дәгъва белдереп мөрәҗәгать итүчеләр күп. Гариза буенча тикшерергә барсаң, аңлатма бирүче булмый. Ә шаһитлардан башка исбатлау базасын туплау авыр».
Ел башыннан Хәбибуллин үз участогында 13 җинаять ачкан, төрле мәсьәләләр буенча 160 беркетмә төзегән. Узган ел җәендә бүлек җитәкчелеге, аның хезмәтен бәяләп, өлкән участок уполномоченные итеп билгеләгән. Бүген аның кул астында участковыйлар Рәмис Җамалетдинов, Ленар Гыйниятуллин, Рамил Нуретдинов эшли.
Менә ике ел инде бу төркем участковыйлары Комаров урамының 43нче йортында урнашкан 8нче тәртип саклау җәмәгать пунктында гражданнарны кабул итә. Монда Яшел Үзән машина төзү заводының өлеше зур - бинага даими ремонт ясап тора. Предприятие хезмәткәрләре - полициянең ирекле ярдәмчеләре дә әле. Аларга шулай ук 9нчы, 16нчы мәктәпләрнең, «Акбай» шәхси сак хезмәтенең дә ирекле халык дружинасының ярдәме нык тия. Хәбибуллин төркеме хокук тәртибен саклауда ярдәм итәргә теләге булганнарның барысын да хезмәттәшлек итәргә чакыра. Участок уполномоченныйлары халыкны һәр сишәмбе, шимбәдә 17 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр һәм пәнҗешәмбедә 10нан 12 сәгатькә кадәр кабул итә.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев