Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Полиция булышчылары бүләкләнде

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә полициягә җинаятьләрне ачуда булышкан яшел үзәнлеләр - Владимир Слинков һәм Роман Шишкин бүләкләнде. Комаров урамындагы кәрәзле элемтә салонына ике егет керә. Исерек егетләр бүләккә дип анда телефон сайлый башлый. Сатучы кыз аларга популяр маркадагы телефон тәкъдим итә. Витринадан алып егетләрнең берсенең кулына бирә һәм...

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә полициягә җинаятьләрне ачуда булышкан яшел үзәнлеләр - Владимир Слинков һәм Роман Шишкин бүләкләнде.
Комаров урамындагы кәрәзле элемтә салонына ике егет керә. Исерек егетләр бүләккә дип анда телефон сайлый башлый. Сатучы кыз аларга популяр маркадагы телефон тәкъдим итә. Витринадан алып егетләрнең берсенең кулына бирә һәм аңлатырга тотына. Шул вакытта кибеткә тагын бер егет килеп кергәч, консультант кыз аңа игътибарын юнәлткән арада телефонлы егет урамга чыгып йөгерә. Икенчесе дә аннан калышмый.
Сатучы кыз нишләргә дә белми, кычкыра, аларны туктатмакчы була, әмма егетләр качуларын дәвам итә. Боларны күргән 31 яшьлек Владимир Слинков җинаятьчеләрне куарга тотына. Берсен тотып, аны якындагы гына "Комарово" базарының сак пунктына алып керә. Талаучының үзе - 29 яшьлек яшел үзәнле иптәше тотылгач, качудан мәгънә юклыгын аңлап, килеп җиткән полиция хезмәткәрләренә үзе килә.
5 ноябрь төнендә полициягә тагын бер яшел үзәнле - 33 яшьлек Роман Шишкин ярдәм күрсәтә. Төнге икенче яртыда ул автомашинасында сигнализация эшли башлагач урамга йөгереп чыга. Роман Алексеевич машинасының тәрәзәсе ватык булуын һәм таныш булмаган бер егетнең качырга теләвен күрә. Шишкин җинаятьчене тоткарлап, полиция хезмәткәрләрен чакырта. Соңыннан 19 яшьлек бу егетнең башка җинаятьләргә дә катнашы барлыгы ачыклана.
10 ноябрьдә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Дамир Рәхимов Владимир Слинков белән Роман Шишкинга гражданлык бурычларын намус белән үтәгән өчен Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев