Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Пенсия фондына түләмәүчеләрне түләттерәләр

Яшел Үзән прокуратурасы «Васильево пыяла заводы» ябык акционерлык җәмгыятендә страховкаланган гражданнарның страховой взносларны вакытында түләү буенча пенсия законнарының үтәлешен тикшерде. «Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия страхованиесе турында»гы 2011 елның 15 декабрендәге 167нче федераль законның 17нче маддәсе таләпләренә ярашлы рәвештә, Пенсия фонды бюджеты страховой взнослар, пенялар һәм башка финанс санкцияләре исәбенә җыела....


Яшел Үзән прокуратурасы «Васильево пыяла заводы» ябык акционерлык җәмгыятендә страховкаланган гражданнарның страховой взносларны вакытында түләү буенча пенсия законнарының үтәлешен тикшерде.

«Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия страхованиесе турында»гы 2011 елның 15 декабрендәге 167нче федераль законның 17нче маддәсе таләпләренә ярашлы рәвештә, Пенсия фонды бюджеты страховой взнослар, пенялар һәм башка финанс санкцияләре исәбенә җыела.
«Гражданнарның медицина страхованиесе турында»гы федераль закон нормалары буенча мәҗбүри медицина страхованиесе дәүләт системасы финанслары мәҗбүри медицина страхованиесе исәбенә күчерелгән акча исәбенә ясала.
«Россия Федерациясенең Пенсия фондына, Россия Федерациясенең Социаль страхование фондына, Россия Федерациясенең мәҗбүри медицина страхованиесе фондына һәм территориаль мәҗбүри медицина страхованиесе фондына страховой взнослар турында»гы 2009 елның 24 июнендәге 212нче федераль законның 28нче маддәсенең 2нче пунктына ярашлы рәвештә, страховой взнос түләүчеләр взносларны дөрес һәм вакытында түләргә бурычлы.
2010 - 2012 еллардагы страховой взнослар тарифлары 2009 елның 24 июнендәге 212нче федераль законның 12,57, 58, 58.1, 58.2нче маддәләре белән билгеләнә.
Югарыда әйтелгән законның 15нче маддәсендә каралганча, взнослар ай саен 15нче числодан да соңга калмыйча түләнергә тиеш. Әлеге маддәдә югарыда әйтелгән фондларга түләнгән взнослар буенча квартал саен хисап тоту кирәклеге дә күрсәтелгән.
Васильево пыяла заводында мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесе взнослары буенча бурыч 2878044 сум тәшкил итә. Страховой взносларның тулы күләмдә түләнү-түләнмәве исәп-хисаплар нигезендә раслана.
Шулай итеп, Васильево пыяла заводы югарыда әйтелгән фондларга мәҗбүри взносларны усал ният белән түләмәүче буларак билгеләнә.
Шундый ук закон бозулар «Свияга», «Меган», «Уютные домики» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә, «Авангард», «Татагроэксим» ЯАҖларда да ачыкланды. Предприятие җитәкчеләренә пенсия законнарын бозу очракларын төзәтү һәм закон бозган җаваплы затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсен карау турында күрсәтмә чыгарылды.
Шулай ук югарыда әйтелгән предприятие җитәкчеләренә, прокурорның законлы таләпләрен үтәмәгән очракта, аларга карата административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 17.7нче маддәсе буенча административ хокук бозу буенча эш кузгатылачагы турында аңлатма бирелде.

Нурия Хәмидуллина,
Яшел Үзән шәһәр прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев