Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Наркополицейскийлар бер хәбәрне дә игътибарсыз калдырмый

«Үлем саталар, хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең икенче этабы барышында Яшел Үзән наркоконтроль бүлегенең ышаныч телефонына шәһәр халкыннан алты мөрәҗәгать килгән. - Бу мөрәҗәгатьләрдә наркотикларны сату һәм куллануга бәйле фактлар турында мәгълүматлар бар иде, - дип сөйли бу хакта оперуполномоченный Светлана Крылова. - Һәр мөрәҗәгатьне оператив-тикшерү төркеме тикшерә. Мәсәлән,...

«Үлем саталар, хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең икенче этабы барышында Яшел Үзән наркоконтроль бүлегенең ышаныч телефонына шәһәр халкыннан алты мөрәҗәгать килгән.

- Бу мөрәҗәгатьләрдә наркотикларны сату һәм куллануга бәйле фактлар турында мәгълүматлар бар иде, - дип сөйли бу хакта оперуполномоченный Светлана Крылова. - Һәр мөрәҗәгатьне оператив-тикшерү төркеме тикшерә. Мәсәлән, узган атнада ышаныч телефонына бер аноним шалтыратудан соң наркополицейскийларга тиз арада күрсәтелгән урынга барырга туры килде. Шалтыратучы хатын күрше йорт янында парковкаланган машинада адекват хәлдә булмаган егетләр утыруын хәбәр иткән иде. Чынлап та, күрсәтелгән йорт янындагы машинада ике егет табылды. Тикшерә башлагач, аларның аңсыз хәлдә булуы ачыкланды. Оперативникларга кәефләнергә яратучыларны аңга китерү өчен нык тырышырга туры килә. Соңыннан тоткарланучыларның спайс кабул итүе ачыклана. Өстәвенә, аларның берсендә синтетик наркотик та табыла.
Әлеге факт буенча аларга карата РФ Җинаятьләр кодексының 228нче матдәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатыла. Шуңа ярашлы рәвештә аларга 40 мең сумга кадәр яисә өч ай эчендәге хезмәт хакы яисә алар аларның башка төр табышы күләмендә штраф салынырга, яисә ике елга кадәр төзәтү эшләренә, яисә 480 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җибәрелергә, яисә өч елга кадәр ирекләре чикләнергә, яисә шул срокка кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин. Наркотик матдә куллануларын ачыклау өчен бу егетләр психоневрология диспансерына җибәрелә. Тикшерү уңай нәтиҗә күрсәтсә, аларның административ җаваплылыкка тартылуы мөмкин. Ягъни РФ КоАПның 6.9нчы матдәсе буенча 4 мең сумнан алып 5 мең сумга штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салу каралган.
Белешмә
Спайс куллану билгеләре:
Галлюцинацияләр барлыкка килә. Пациентның күзенә төрле образлар күренә, тавышлар ишетелә. Аңы томалана. Кеше чынбарлык белән бәйләнешен югалта. Кайвакыт аң югалту очраклары була.
Хәрәкәтләре аңлаешсызлана. Мәсәлән, пациент аерым траектория буенча әйләнеп йөри, абынып егыла. Амнезия булырга мөмкин. Аңына килгәч, нәрсә эшләгәнен хәтерләми.
Күзләр кызару - шулай ук спайс куллану билгесе.
Экспертлар раславынча, әлеге наркотикның дозасын төгәл исәпләү мөмкин түгел. Шуңа күрә дозасы артып китүдән үлем очраклары еш күзәтелә.
Исегезгә төшерәбез: наркотиклар әйләнешенә кагылышлы җинаятьләр турында
5-55-00 ышаныч телефоны аша хәбәр итәргә була. http://koryazhma-info.ru/sites/default/files/24%20%D0%BA%D1%83%D1%80%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D0%B5.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев