Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Кыңгыр эш кырык елдан да беленә

6 апрельдә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы тикшерү органнары оешуның 50 еллыгын билгеләде. Ике ел элек Васильевода һөҗүм ясау буенча ачылган җинаять эшенең икенче катнашучысы Краснодар краенда тоткарланды. Ул 2010 елда 80 яшьлек хатын яшәгән йортка кораллы һөҗүм ясаган җинаятьчеләрнең берсе -...

6 апрельдә Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгы системасындагы тикшерү органнары оешуның 50 еллыгын билгеләде.
Ике ел элек Васильевода һөҗүм ясау буенча ачылган җинаять эшенең икенче катнашучысы Краснодар краенда тоткарланды. Ул 2010 елда 80 яшьлек хатын яшәгән йортка кораллы һөҗүм ясаган җинаятьчеләрнең берсе - Арчада яшәүче 25 яшьлек ир. Тагын берсе - Курск өлкәсендә яшәүче 24 яшьлек Н. 2011 елда Мәскәү аэропортында чит илгә киткәндә тоткарланган иде. Николайны Яшел Үзән суды 5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Арчалыны да шундый ук җәза көтә.
2010 елның 16 декабрендә Екатерина Степановна (исеме һәм әтисенең исеме үзгәртелгән) тавыштан уянып китә. Күзен ачса, каршында пистолет тоткан битлекле кешеләр күрә. Болар пенсионерканы урыныннан сөйрәп төшерә. Карчык кычкыра, ярдәм чакыра башлый. Әмма аның авызын тиз томалыйлар, кыйныйлар. Билгесез кешеләрнең берсе хатынга пистолетын терәп, акча таләп итә. Башкалары йорт эчендә актарына. Хатын куркуыннан алдагы көндә генә алган пенсиясенең кайда яшерелгәнлеген әйтә. Талаучылар 5600 сум табып ала, әмма алар аңа гына риза булмый: «Безгә менә мондый пачка кирәк!» - дип күрсәтә кулы белән берсе. Мескен карчык үзендә андый акчаның булмавын белдерә. Аны «үтерәбез» дип куркытып, башын пистолет белән кыйныйлар. Өй эчендә акча таба алмагач, идән астын каерып төшеп, астын-өскә китерәләр. Чыгып киткәндә пенсионеркага сөйләнеп йөрмәскә кушалар.
Хатын, куркуыннан, икенче көнне дә өеннән беркая чыкмый. Тагын бер көннән соң, борчылган күршесе кереп, тәне, бите кара янган хатынны күреп шакката. Ул шунда ук милициягә хәбәр итә. Тикшерү-оператив эшләр башлана. Күпмедер вакыт узгач, эз карчыктан даими бурычка акча алып торучы яшел үзәнле Б.га барып тоташа. Бу һөҗүмгә кадәр әлеге ир янына бер төркем ир кунакка килгәнлеге ачыклана. Б. сөйләвенчә, аның янына элеккеге армия хезмәттәшләре килгән булган. Ике көн алар, ВМФта контракт буенча хезмәтләрен искә алып, очрашуны «бәйрәм иткәннәр». Фатирдан бары кибеткә спиртлы эчемлеккә генә чыгып кергәннәр. Кичкә таба аларның кайтырга акчасы бетә. Ничек булса да, акча табу юлын эзли башлыйлар. Б.дан кайда акча табу мөмкинлеге турында сорашалар. Тегесе Васильевода шундый бер әби булуын, ул әйбәтләп сорасаң, биреп торуын әйтә. Шулай итеп, Б. үзе дә сизмәстән наводчикка әйләнә. Аның дүрт хәрби дусты, Б.га да әйтеп тормастан, карчыкны талау планын кора. Пневматик пистолетлар алып, башлыкларына күз уемнары кисеп, карчык янына китәләр. Яшел үзәнле Б. аларны карчык яшәгән йорт янына үзе алып килә. Ул «морфлотчы» дусларының аны алдалавын, кораллы һөҗүм ясаячакларын барып җиткәч кенә аңлый. Ул аларны туктатмакчы да булып карый. Б. һәм тагын бер «морфлотчы» машинада утырып кала. Шушы һөҗүмнән соң, икенче көнне алар өйләренә кайтып китеп, таланган акчаны юл чыгымнары өчен тота.
Шушы һөҗүмдә катнашучыларны эзли башлыйлар. Эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Дания Яфизова хәбәр итүенчә, 2012 елда Краснодар краенда тагын бер җинаяте өчен хөкем ителгән Сергей П., «Васильево» эше буенча аңлашу өчен, Яшел Үзәнгә кайтарыла. Шушы көннәрдә суд булачак. Башкаларын да эзләү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250