Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Коралны үзең тапшырсаң, акчалата бүләклиләр

Былтыр эчке эшләр бүлегенә үз теләкләре белән корал тапшырган гражданнарга барлыгы 74 мең сум акча бирелгән. Нәтиҗәдә 45 ау мылтыгы, револьвер, обрез, 3 кулдан ясалган корал, гранатомет, 59 газ һәм 1 травматик пистолет, 70 берәмлек сугыш кирәк-ярагы законсыз әйләнештән алынган. Күптән түгел полициягә 65 яшьлек пенсионер винчестер алып килгән. Ул...

Былтыр эчке эшләр бүлегенә үз теләкләре белән корал тапшырган гражданнарга барлыгы 74 мең сум акча бирелгән. Нәтиҗәдә 45 ау мылтыгы, револьвер, обрез, 3 кулдан ясалган корал, гранатомет, 59 газ һәм 1 травматик пистолет, 70 берәмлек сугыш кирәк-ярагы законсыз әйләнештән алынган.
Күптән түгел полициягә 65 яшьлек пенсионер винчестер алып килгән. Ул аны үлгән иренең әйберләре арасыннан тапкан булган. Бу хатынга 3 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелә. Коралны үзләре китереп тапшыручылар җинаять җаваплылыгыннан азат ителүдән тыш, акчалата бүләкләнәләр дә. Һәм аның бәясе 1995 елдан бирле өч тапкыр артты инде. Мәсәлән, ату коралы өчен - 3 мең сум, шартлаткычларга - 2 мең сум, гранатага 1500 сум һәм башкалар.
Эчке эшләр бүлегенең лицензия - рөхсәт эшләре бүлекчәсенең өлкән инспекторы Игорь Евграфов сүзләренә караганда, коралның законсыз әйләнешен кисәтү буенча үткәрелгән эш үз нәтиҗәсен күрсәтә.
- Халыкта теркәлгән газ коралы да бик күп, хаҗәте зур булмаса да - дип сөйли ул. - Еш кына аларда иминлек кагыйдәсе үтәлми һәм болар күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә аларны полиция бүлегенә тапшырсалар әйбәтрәк булыр иде. Бөтен сораулар белән эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X