Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Көнләшкән, имеш

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы 43 яшьлек В.Ишогинга (исеме үзгәртелде) карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвенә теләктәшлек белдерде. Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 111нче статьясының 4нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә. Суд тарафыннан ачыкланганча, бу хәл май аенда була. Исерек Ишогин Романованы, юктан сәбәп табып, караватыннан өстерәп төшерә. Идәнгә егылып төшкән хатынны...

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы 43 яшьлек В.Ишогинга (исеме үзгәртелде) карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвенә теләктәшлек белдерде.
Ул РФ Җинаятьләр Кодексының 111нче статьясының 4нче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.
Суд тарафыннан ачыкланганча, бу хәл май аенда була. Исерек Ишогин Романованы, юктан сәбәп табып, караватыннан өстерәп төшерә. Идәнгә егылып төшкән хатынны ерткычларча кыйный башлый. Мескен хатынның кыйналмаган, сугылмаган җире калмый. Тикшерүчеләр, мәсәлән, аның күкрәгенә генә дә - 20 тапкыр, кулларына 29 тапкыр сугылган урынны билгели.
Яшел Үзән шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе, өченче класслы юристы Д.Темников белдергәнчә, ерткыч ир хатынны төне буе кыйнап чыга. Хатын, түзми, алган җәрәхәтләреннән таң белән үлә.
Судта Ишогин үзенең гаебен өлешчә таныды. Шулкадәр күп сукмадым, ди. Кыйнавын көнләшүдән дип аңлатты, кылган җинаяте өчен тәүбә итте һәм халык алдында мәрхүмәнең кызыннан гафу үтенде.
Суд Ишогинны сигез ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте. Суд карарын ул каты режимлы төрмәдә үтиячәк.
Ильяс Салихҗан
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев