Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кәефләнәм дип суд эскәмиясенә эләгүең бар

Илнең кайбер регионнарында яңа төр синтетик наркотиклар таралуга бәйле рәвештә наркополицейскилар наркотик матдәләр таралуны кисәтү буенча комплекслы чараларны актив уздыра башлады. Яшел Үзән прокуратурасы Яшел Үзән наркополицейскиларының оператив-профилактика чаралары барышында 34 яшьлек яшел үзәнлегә ачкан гаепләү эшен шәһәр судына җибәрде. -Тикшерү барышында "кәефләнергә яратучыда" 0,37 грамм синтетик наркотик табылды, -...

Илнең кайбер регионнарында яңа төр синтетик наркотиклар таралуга бәйле рәвештә наркополицейскилар наркотик матдәләр таралуны кисәтү буенча комплекслы чараларны актив уздыра башлады.

Яшел Үзән прокуратурасы Яшел Үзән наркополицейскиларының оператив-профилактика чаралары барышында 34 яшьлек яшел үзәнлегә ачкан гаепләү эшен шәһәр судына җибәрде.

-Тикшерү барышында "кәефләнергә яратучыда" 0,37 грамм синтетик наркотик табылды, - дип сөйли оперуполномоченный Светлана Крылова. - Ул наркотиклар кулланучы буларак, законсыз рәвештә үзе өчен наркотик сатып алган. Нәтиҗәдә наркотик кулланучы үз гаебен тулысы белән таныды. Аңа карата РФ Җинаятьләр Кодексының 288нче маддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге маддә буенча аңа 40 мең сумга кадәр, яисә хезмәт хакы күләмендә, яисә өч ай эчендә аның башка төр табышы чаклы штраф, яисә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яисә 3 елга кадәр иреген чикләү, яисә шундый ук срокка ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Белгечләр кисәтә: наркотик матдәләр кеше психикасына һәм организмына искиткеч көчле һәм начар тәэсир итә. Наркотик матдәгә бәйлелек беренче кабул итүдән үк башлана. Кешенең тәртибе үзгәрә, күз күреме һәм тын алуы начарлана, йөрәк эшчәнлеге бозыла. Кеше инвалид, яисә психиатрия клиникасы пациенты булып калырга мөмкин. Болардан тыш, синтетик наркотикларны, кагыйдә буларак, наркотик сатучылар үлчәп түгел, ә күз күреме белән генә дозаларга бүлә, шуңа күрә дозаның артып китүеннән үлүчеләр күп була.

Хөрмәтле гражданнар!

Әгәр дә сез наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр турында хәбәрдар булсагыз, кичекмәстән Яшел Үзәндәге 5-55-00 "ышаныч телефонына" шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев