Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Интернетны тикшереп торалар

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы экстремизмга каршы торуга кагылышлы закон бозу очракларын кисәтеп тора. Менә шулай, Интернетның «Контакт» сайтында 40 яшьлек яшел үзәнле видеоролик урнаштырган була. ТР Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәге тикшерүләренә караганда, бу видеоматериалда милләтчелек, тел, дин сыйфатларына кагылышлы негатив күренешләр ачыклана, ягъни кешеләрне теленә, диненә, расасына карап дошманлаштыру...


Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы экстремизмга каршы торуга кагылышлы закон бозу очракларын кисәтеп тора. Менә шулай, Интернетның «Контакт» сайтында 40 яшьлек яшел үзәнле видеоролик урнаштырган була. ТР Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәге тикшерүләренә караганда, бу видеоматериалда милләтчелек, тел, дин сыйфатларына кагылышлы негатив күренешләр ачыклана, ягъни кешеләрне теленә, диненә, расасына карап дошманлаштыру элементлары чагылыш таба. Шәһәр прокуратурасына ролик урнаштырган бу ир белән экстремист эшчәнлеге алып барган өчен җинаять җаваплылыгы каралуы турында аңлату эшләре алып барырга туры килә. Әйтик, гаммәви мәгълүмат чараларын экстремист эшчәнлеге алып баруда кулланган өчен РФ Җинаятьләр кодексының 280нче маддәсенең 2нче өлеше буенча җинаять җаваплылыгы каралган.
Әгәр дә бу гражданин законда тыелган эшчәнлеген алып барудан туктамаса, ул җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев