Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Җинаятьләр кимегән

Россия эчке эшләр идарәсенең Яшел Үзән бүлегендә булып узган киңәшмәдә 2011 елга нәтиҗә ясалды. - Узган айлар җиңелләрдән булмады, - дип әйтелде анда, - шәхси составка аттестация уздырылып, штатлар сизелерлек кыскарды. Болардан тыш, кизү тору частьларына киеренкелек 11 процентка артып, гражданнардан 36 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителде. Шуңа карамастан, оператив...

Россия эчке эшләр идарәсенең Яшел Үзән бүлегендә булып узган киңәшмәдә 2011 елга нәтиҗә ясалды.

- Узган айлар җиңелләрдән булмады, - дип әйтелде анда, - шәхси составка аттестация уздырылып, штатлар сизелерлек кыскарды. Болардан тыш, кизү тору частьларына киеренкелек 11 процентка артып, гражданнардан 36 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителде. Шуңа карамастан, оператив торыш контрольдә булып, күрсәткечләр уртача республиканыкыннан әйбәтрәк. 2011 елда 2424 җинаять теркәлде. Бу 2010 ел белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк.
Киңәшмәдә билгеләнгәнчә, авыр җинаятьләр дә 9,5 процентка азрак кылынган. Сәламәтлеккә авыр зыян салу, юлбасарлык, талау, наркотикларның законсыз әйләнеше, ялган акча ясау кебек җинаятьләр саны да кыскарган. 15 үтерү теркәлгән.
Җинаятьчелек структурасында күпчелекне урлаулар тәшкил итә. Алар 2011 елда сизелерлек арткан (1073тән 1101гә кадәр). Фатир басулар 72дән 100гә җиткән. Йорт ишегалларында торган автомашиналарның әйберләрен урлаулар саны да 112дән 142гә кадәр арткан. Шул ук вакытта шундый урлау буенча 43 кеше тоткарланып, аларның гаебе 74 җинаятьтә исбатланган.
Наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 51 җинаять теркәлеп, 29 кеше тоткарланган. 17 наркопритон, көчле тәэсир итүче матдә һәм наркотик сатуның 11 факты, наркотиклар саклау буенча 11 очрак ачыкланган. Наркотик кулланучылар хәзер арзанрак наркотик - дезоморфинга күчкән. Узган елда шушы «агуны» кулланып, 228 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Участок уполномоченныйлары гражданнардан 14 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Алар 431 җинаять ачып, 8526 кешене административ җаваплылыкка тарткан.
Көнкүреш нигезендә кылынган җинаятьләр саны да кимегән. Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен 5804 кеше, дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә 84 көмешкә ясаучы җаваплылыкка тартылган.
2011 елда яшүсмерләр тарафыннан бер үтерү дә кылынмаган. Шулай ук сәламәтлеккә авыр зыян салу һәм көчләүләр дә теркәлмәгән. Алар барлыгы 105 җинаять кылган.
247 ата-анага, балалары төнлә йөргән өчен, штраф салынган. Яшүсмерләргә алкоголь һәм тәмәке продукциясе саткан өчен 118 сатучы җавапка тартылган.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә хәл киеренке калуын дәвам итә. ДТПларда һәлак булучылар саны кимегән (40тан 27гә). Шул ук вакытта зыян күрүчеләр саны 11 кешегә арткан. Шәһәрдә юл фаҗигаләре кимесә, федераль юлларда ДТПлар арткан, 79 авария булып, 23 кешенең гомере өзелгән һәм 102 кеше имгәнгән. Шәһәрдә юл фаҗигаләрен киметү максатыннан чыгып, куркыныч урыннарга ДПС экипажлары, видеофиксацияләр куела. Шулай итеп, 83 меңнән артык административ хокук бозу очрагы ачыкланган, 549 машина йөртүче исерек килеш тотылган. Балалар катнашындагы юл фаҗигаләре 32дән 25кә, имгәнүчеләр 28дән 25кә кимегән. Бәхеткә, балалар үлеме фактлары теркәлмәгән.
Лилиана Куликова,
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X