Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Җинаятенә күрә җәзасы

Яшел Үзән шәһәр суды бер ел элек сөяркәсен җәзалап үтергән 44 яшьлек Сергей Магинга карата карар чыгарды. Узган елның октябрендә төнлә Васильеводагы бер йортта янгын чыга. Озак та үтми аннан бер хатын йөгереп чыга. Күрүчеләр сөйләвенчә, аның артыннан бер ир атылып чыга һәм куып җитеп, аңа берничә тапкыр пычак кадый....

Яшел Үзән шәһәр суды бер ел элек сөяркәсен җәзалап үтергән 44 яшьлек Сергей Магинга карата карар чыгарды.
Узган елның октябрендә төнлә Васильеводагы бер йортта янгын чыга. Озак та үтми аннан бер хатын йөгереп чыга. Күрүчеләр сөйләвенчә, аның артыннан бер ир атылып чыга һәм куып җитеп, аңа берничә тапкыр пычак кадый. Хатын дәваханәгә барганда җан бирә. Һөҗүм итүченең шәхесен тиз ачыклыйлар. Ул үлгән хатынның сөяркәсе - Сергей Магин булып чыга. Оперативниклар аны «кайнар эздән» тоткарлый. Тоткарланучы сөйләвенчә, ул көнне алар туйда булганнар, кайткач, ызгыш чыккан. Кызган ир хатын өстенә җилем сибеп, ут төртә. Җилем секунд эчендә кабына.
Экспертиза күрсәтүенчә, гаепләнүче җинаятьне аңлап кылган. Соңыннан башында кан әйләнеше бозылып, психикасына хилафлык килгән.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, суд экспертлар нәтиҗәсен һәм бу ирнең җәмгыять өчен куркыныч булуын исәпкә алып, аны ябык типтагы психиатрия стационарына мәҗбүри дәвалануга җибәргән.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев