Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Ике кеше гомере өчен – 17 ел колония

ТР Югары суды былтыр июнь аенда ике кеше үтергән Карамалы Тауда яшәүче 36 яшьлек Михаил Казаковка хөкем карары чыгарды. Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, 2012 елның 1 июнь төнендә Васильевоның «Октябрьнең 60 еллыгы» бакчачылык җәмгыяте янында атып үтерелгән 25 һәм 28 яшьлек ике егет гәүдәсе табыла....

ТР Югары суды былтыр июнь аенда ике кеше үтергән Карамалы Тауда яшәүче 36 яшьлек Михаил Казаковка хөкем карары чыгарды.
Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, 2012 елның 1 июнь төнендә Васильевоның «Октябрьнең 60 еллыгы» бакчачылык җәмгыяте янында атып үтерелгән 25 һәм 28 яшьлек ике егет гәүдәсе табыла. Җинаять урынында тикшерү-оператив төркем ТТ пистолетыннан ике гильза һәм җинаятьченең аяк киеме эзләрен дә таба. Үтерүче белән үлүчеләрнең туганлык элемтәсен эзләргә оперативникларга 8 сәгать вакыт җитә. Нәтиҗәдә шул билгеле була: алдагы кичтә элек хөкемдә булган әлеге егетләр бер кыз аркасында Миша исемле егет белән конфликтка керәләр. Моңа элек берничә тапкыр хөкемдә булган 36 яшьлек Михаил Казаковның катнашы булуы ачыклана. Җинаятьче коралланган булганга күрә аны тоткарлауны Эчке эшләр министрлыгының махсус бүлекчәсе хезмәткәрләренә тапшыралар. Шуңа күрә Михаил каршылык күрсәтергә дә өлгерә алмыйча кала. Тоткарланучы аңлатуынча, үтерүнең сәбәбе көнләшү була. Зыян күрүчеләрнең берсе - 28 яшьлек яшел үзәнле мөнәсәбәтләр аңлашу өчен, аның белән Столичная урамында очрашу билгели. Очрашуга ул 25 яшьлек дустын да алып килә. Шик астына алынучы сүзләренә караганда, егетләр аңа шунда ташланалар, кыйныйлар һәм 10 мең сум акча таләп итәләр. Казаков ризалашып, үз машинасында Васильевога барып, иптәшеннән акча алып торып, аларга бирергә вәгъдә итә. Әмма ул аларны пистолеты сакланган урынга алып китә. Васильевога җитәрәк, юлдан чыгып, машинасын бакчачылык җәмгыяте янында туктата. Михаил яшергән урыннан пистолетын алып килеп, егетләрнең башта берсенә, аннан икенчесенә ата. Бу факт буенча җинаять эше кузгатыла.
Шушы көннәрдә Югары суд чыгарган карар буенча Казаков 17 елга каты режимдагы колониягә җибәрелде.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250