Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Игълан бирә бел

Яшел Үзән прокуратурасы рекламалар эшләнешендә закончылык үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында «МФО Финанс», «Экспресс Деньги», «Альянс Финанс» ширкәтләренең микрофинанс оешмалары булуы ачыкланды. Акча биреп торуда арадашчы булып, шул исәптән, физик яки юридик затларга процентлы яисә процентсыз займнар бирүдә хезмәт күрсәтү әлеге оешмалар эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Халык игътибарын җәлеп итү...

Яшел Үзән прокуратурасы рекламалар эшләнешендә закончылык үтәлүен тикшерде.
Тикшерү барышында «МФО Финанс», «Экспресс Деньги», «Альянс Финанс» ширкәтләренең микрофинанс оешмалары булуы ачыкланды. Акча биреп торуда арадашчы булып, шул исәптән, физик яки юридик затларга процентлы яисә процентсыз займнар бирүдә хезмәт күрсәтү әлеге оешмалар эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора.
Халык игътибарын җәлеп итү максатында әлеге оешмалар тарафыннан Яшел Үзән каласында займ суммалары язылган реклама конструкцияләре куелган. Андый реклама финанс хезмәте күрсәтү рекламасы булып тора.
Әмма ул рекламада акчалар процентка бирелүе һәм займ бирү турындагы килешүдә каралганча билгеле бер вакытка бирелүе язылмаган.
Шулай итеп, әлеге оешмаларның реклама турындагы законны бозулары күренә.
Яшел Үзән шәһәр прокуроры тарафыннан әлеге оешмаларга карата административ хокук бозу турында 3 карар кабул ителде. Тиешле тикшерүләр үткәрелгәч, 100 000 сум штраф түләтү буенча (һәрберсеннән), әлеге оешмалар административ җаваплылыкка тартылды.
Ленар Хәйруллин,
Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X