Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Хөкем карары чыгарылды

16 ноябрьдә Яшел Үзән суды Норлаттан бер төркем егеткә карата хөкем карары чыгарды. Июльдә бу егетләр иртәнге сәгать өчтә шушы авылга килеп эшләүче эшчеләр йоклаган йортка һөҗүм иткән. Норлатка, авыл мәктәбенә интернет кертү максатыннан, бер төркем эшче килә. Иртәдән кичкә кадәр алар оптик-җепселле кабель сузу белән мәшгуль була. Ә фатирларына...

16 ноябрьдә Яшел Үзән суды Норлаттан бер төркем егеткә карата хөкем карары чыгарды. Июльдә бу егетләр иртәнге сәгать өчтә шушы авылга килеп эшләүче эшчеләр йоклаган йортка һөҗүм иткән.

Норлатка, авыл мәктәбенә интернет кертү максатыннан, бер төркем эшче килә. Иртәдән кичкә кадәр алар оптик-җепселле кабель сузу белән мәшгуль була. Ә фатирларына караңгыда гына кайтып йокларга ята. Алар беркемгә комачауламый, хәтта ишекләрен дә төнгә бикләми. Төнге һөҗүм алар өчен көтелмәгән хәл була. Йоклап яткан кешеләрне йодрык белән генә түгел, көрәк һәм урындыклар белән кыйныйлар. Югалып калган эшчеләр каршылык күрсәтергә өлгерми. Кайберләре ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында гына аңына килә. Тәннәре җәрәхәтләнгән, аяк-куллары сынган була. Аларның акчасы, телефоны, бензин белән эшли торган пычкы, ноутбуклары югала.
Норлат полициясе бүлеге хезмәткәрләре ачыклавынча, аннан алдагы төндә бу егетләр сыра шатерында эчеп утырган. Шуларның берсе бу эшчеләр турында имеш-мимеш тараткан. Шуннан соң алар җыелышып үч алырга киткән.
Эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе Илшат Хәялиев сүзләренә караганда, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла (17дән алып 26 яшькә кадәрге 5 кеше). Гаепләнүчеләр үз гаепләрен танып, тикшерүдә ярдәм итә һәм китергән зыянны каплый. Аларның берсенең дә элек закон белән проблемалары булмавын исәпкә алып, суд гаепләнүчеләргә карата шартлы хөкем карары чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250