Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Хатынын кыйнап, җавапка тартылган

Яшел Үзән мировой судьясы шәһәрдә яшәүче 29 яшьлек А.Герасимовка карата РФ Җинаятьләр кодексының 1нче бүлеге, 119нчы статьясы буенча гаепләү карары чыгарды. Ул хатынына үтерү белән янаган. А.Герасимов, җинаятьләре өчен элек хөкемгә тартылган булса да, акылга утырмаган, төзәлү юлына басмаган һәм менә янә җинаять кылган. Ул быел 12 апрельдә Комаров урамының...


Яшел Үзән мировой судьясы шәһәрдә яшәүче 29 яшьлек А.Герасимовка карата РФ Җинаятьләр кодексының 1нче бүлеге, 119нчы статьясы буенча гаепләү карары чыгарды. Ул хатынына үтерү белән янаган.

А.Герасимов, җинаятьләре өчен элек хөкемгә тартылган булса да, акылга утырмаган, төзәлү юлына басмаган һәм менә янә җинаять кылган. Ул быел 12 апрельдә Комаров урамының 11нче йортында исерек килеш ызгыш чыгарган, язылышмыйча яшәгән О.Морозованы кыйнап ташлаган. Бу гына аз кебек тоелган аңа һәм ул, хатынны муеныннан эләктереп алып, үтерү белән янаган. Иреннән рәхим-шәфкать булмаячагын аңлаган хатын, үтерер дип курыккан.
А.Герасимов гаебен тулысынча таныган һәм шуңа күрә дә җинаять эше аерым тәртиптә каралган. Карар чыгарганда ирнең гаебен тануын да игътибарга алган суд. Шул ук вакытта суд ирнең элек хөкемгә тартылуын да онытмаган, өстәвенә, административ җавапка да тартылган булган һәм йортта яшәүчеләр дә аны мактап телгә алмаган. Суд, бөтенесен исәпкә алып, РФ Җинаятьләр кодексының 73нче статьясы нигезендә А.Герасимовны, бер елга ирегеннән мәхрүм итәргә дип карар чыгарды, бер елга шартлыча сынау срогы бирде.
Д.Темников,
Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X