Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Героин сатучы вокзалда ук тотылган

Яшел Үзән шәһәренең тимер юл вокзалы перронында ТР буенча наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре 115 грамм героин белән бер ирне тоткарлаган. ТР буенча РФ УФСКН Яшел Үзән МРО хезмәткәре Светлана Крылова сүзләренә караганда, 42 яшьлек яшел үзәнле наркополицейскийларга күптән таныш. Наркотик кулланучы буларак аның закон белән проблемалары чыгып торган, наркотик матдә саклаган...

Яшел Үзән шәһәренең тимер юл вокзалы перронында ТР буенча наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре 115 грамм героин белән бер ирне тоткарлаган.
ТР буенча РФ УФСКН Яшел Үзән МРО хезмәткәре Светлана Крылова сүзләренә караганда, 42 яшьлек яшел үзәнле наркополицейскийларга күптән таныш. Наркотик кулланучы буларак аның закон белән проблемалары чыгып торган, наркотик матдә саклаган һәм тараткан өчен хөкем дә ителгән булган әле ул. Әмма җинаятьчел гамәленә берничек тә нокта куя алмаган. Наркотик матдә сатып кына баеп була дип уйлап, ул Мәскәүдән Татарстанга героин алып кайтып сату эшенә керешкән. Алып кайткан матдәне танышларына саткан, бер өлешен үзенә дә калдыра торган булган. Бу юлы ул башкалада героинның зур партиясен кулына төшереп, «Мәскәү-Казан» поездына бер шикләнмичә утырган. Хәтта наркотикларын ерак яшереп тә йөрмәгән. Перронда көтеп торган наркополицейскийлар аның чалбар кесәсеннән 117 төргәк героин табып алган. Һәр төргәктә 1әр грамм наркотик матдә булган.
Зур партиядә наркотик алып кайткан бу иргә карата җинаять эше кузгатканнар. Аның бу юлы ирегеннән 20 елга кадәр мәхрүм ителүе бар.
Хөрмәтле укучылар!
Наркоманиягә бервакытта да битараф калмагыз. Уртак тырышлык белән бу бәлане җиңеп булачак. Әгәр дә яшәгән йортыгызда ят исләр сизелсә, яисә кемнеңдер шушы агуны сатуы билгеле булса, 55-5-00 телефоны аша шалтыратыгыз яисә идарәнең Интернет-сайтына мөрәҗәгать итегез: http://ufskn.tatar.ru.
Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре һәр хәбәр буенча тикшерү ясаячак һәм шул ук вакытта конфиденциальлек тә сакланачак.
Ә.АСЫЛГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X