Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Эшлисе килми, ә машина кирәк

Яшел Үзән шәһәр судында Васильевода яшәүче беркайда да эшләмәгән һәм укымаган 19 яшьлек Артем Александровка һәм Әйшәдә яшәүче шундый ук яшәү рәвеше алып барган әрәмтамак 21 яшьлек Влад Дмитриевка (исем-фамилияләре үзгәртелгән) хөкем карары чыгарылды. Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе А.Әхмәтшин биргән мәгълүматка караганда, Артем Васильевоның Солнечная урамындагы бер йорт фатирының...

Яшел Үзән шәһәр судында Васильевода яшәүче беркайда да эшләмәгән һәм укымаган 19 яшьлек Артем Александровка һәм Әйшәдә яшәүче шундый ук яшәү рәвеше алып барган әрәмтамак 21 яшьлек Влад Дмитриевка (исем-фамилияләре үзгәртелгән) хөкем карары чыгарылды.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе А.Әхмәтшин биргән мәгълүматка караганда, Артем Васильевоның Солнечная урамындагы бер йорт фатирының верандасына кереп, аннан ике автомобиль тәгәрмәче урлап чыга. Бу хәл 3 ноябрьдә була. Шушы ук егет 16 ноябрьдә иртән таң белән шушы ук йорт хуҗасының Солнечная урамында торган «ЛАДА-21074» автомобиленә кызыгып, ишеген ачкыч яратып ачып, машинаны этеп диярлек Ленин урамына чыгара. Аннан соң ачкыч яратып кабызмакчы була. Әмма двигательнең генә кабынасы килми. Каракка машинаны шулай юл уртасында ташлап калдырырга туры килә.
Тагын, 25 ноябрьдә, кичке тугызлар тирәсендә шушы ук Артем, әмма бу юлы Влад исемле иптәше белән бергә Солнечная урамында торган шушы ук автомобильне тагын урлап йөреп килергә ниятли. Тик явыз ниятле бу егетләргә җил каршы исеп кенә тора. Машина ишеген ачкыч яратып ачуын ачалар, әмма кабыза алмыйлар, аккумуляторы юклыгы ачыклана. Машина җене кагылган егетләрнең теләге шулкадәр көчле була ки, бер танышларыннан аккумулятор табып алып киләләр. Автомобильне гаражлар янына этеп алып барып, аккумуляторын куеп, кабызу бәхетенә ирешәләр. Шулай, урам буйлап, сыздырып йөргәндә, бензины бетеп, автомобиль кинәт туктап кала. Тагын бәхетсез автомобильне ярты юлда ташлап калдырырга туры килә.
Кыңгыр эш кайчан да булса беленми калмый шул. Тотыла бу ике карак. Икесе дә гаепләрен танырга мәҗбүр була.
Суд карар чыгарганда гаепләнүчеләрнең уңай якларын да, кимчелекләрен дә исәпкә ала. Нәтиҗәдә Артем Александров шартлы рәвештә 2 ел сынау срогы белән ирегеннән 2 елда 6 айга мәхрүм ителә. Икенчесе - Дмитриев исә ирегеннән 1 елда 6 айга шуның хәтле үк сынау срогы белән шартлы рәвештә мәхрүм ителә. Хөкем ителүчеләр хәзер срокларын тутырганчы яшәү урыннарын алмаштыра алмый, өстәвенә, даими теркәлеп тә торырга кирәк әле. Алай гына да түгел, кичке 10нан иртәнге 6га кадәр дә алар өйдән бер адым да читкә китә алмый.
Суд карары белән, зыян күрүченең гражданлык искы буенча, матди зыянны каплау да каралган. Артем Александровтан ул акчаны түләткәннәр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250