Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Бушлай сыр тәбедә генә була

Өр-яңа «Шевроле-Круз» отуы турында СМС-хәбәр алган 42 яшьлек яшел үзәнленең сөенече озакка бармый. Шатлыклы минутларында бу ир «теркәлү» һәм «подоходный налог» өчен компания исәбенә 25 мең сумга якын акча күчерә, әмма отышын гына ала алмый... Владимирның (исеме үзгәртелгән) кәрәзле телефонына 17 декабрьдә күңелле хәбәр килә. Аңа телефон элемтәсе өчен акчаларын...

Өр-яңа «Шевроле-Круз» отуы турында СМС-хәбәр алган 42 яшьлек яшел үзәнленең сөенече озакка бармый. Шатлыклы минутларында бу ир «теркәлү» һәм «подоходный налог» өчен компания исәбенә 25 мең сумга якын акча күчерә, әмма отышын гына ала алмый...

Владимирның (исеме үзгәртелгән) кәрәзле телефонына 17 декабрьдә күңелле хәбәр килә. Аңа телефон элемтәсе өчен акчаларын терминал аша күчерүчеләр арасында уздырылган уенда автомат рәвештә катнашучы булуын һәм төп приз - 620 мең сумлык автомобиль отуын, аны алу өчен интернет сайтына керергә (адресы күрсәтелә) яисә күрсәтелгән телефон аша шалтыратырга кирәклеге әйтелә. Терминалдан кулланучылар арасында призлар отуны оештырган зур автокомпания сайты, чынлап та, Владимирда ышаныч уята, чөнки аның телефон номеры отучылар исемлегендә беренче тора. Бердәнбер «Шевроле-Круз» имештер аңа гына эләккән, аннан арзанрак өч автомобиль отучылар исемлеге дә бирелгән була. Исемлек үтүг һәм чәйнекләр белән тәмамлана. Боларга ышанып, ир күрсәтелгән телефон буенча шалтырата. Аңа теркәлү өчен компания исәбенә откан сумманың 1 процентын күчерергә (Владмир призны акчалата алырга тели) кушалар. Владимир шунда ук банкоматка чыгып, күрсәтелгән телефонга 6200 сум күчерә. «Компания» вәкилләре (аларның сүзләренә караганда, автобазарда 2005 елдан бирле эшлиләр) Владимирны шатландырып: теркәлү уңышлы узды, ә хәзер откан сумманың 3 проценты күләмендә подоходный налог күчерергә кирәклеген аңлата. Алар Владимирның банк картасы, ИНН номерын да сорыйлар һәм акча 18 декабрьдә 7 сәгатьтә күчәчәген вәгъдә итәләр. Владимир алар исәбенә тагын 18 600 сум күчерә һәм вакыт җиткәнне түземсезлек белән көтә башлый. Әмма билгеләнгән вакытка бернинди акча күчми, «компания» телефоны «вне зоны доступа» булып, интернет-сайт та серле рәвештә юкка чыга. Алданган яшел үзәнле, гариза язып, полициягә килә...
19 декабрьдә яшел үзәнлеләргә туганнары бәлагә эләкте дип тагын шундый ялган шалтырату очраклары булган. Билгесез затлар, күңелсезлек булмасын өчен, акча күчерүне таләп иткән. Бу юлы шалтыратуларга җавап бирер алдыннан кешеләр башта якыннарына үзләре шалтыратып, хәлне үзләре ачыклаган.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге хезмәткәре.
PS. Бу эшне тикшерүче эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Станислав Савельев хәбәр итүенчә, Владимир, ниһаять, «компания вәкилләренә» шалтырата алган. Алар аңа, отышны алу өчен, кайбер формаль эшләргә тагын 10 мең сум акча күчерергә кирәк дигәннәр. Бу вакытта, шундый ышанучан кешеләрне үзенә җәлеп итү өчен, бер көнлек сайт тагын интернетка чыга...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X