Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Бөкрене кабер дә төзәтмәс

Яшел Үзән суды электричкадан төшеп кайтып килгән 25 яшьлек хатынны көчләгән 39 яшьлек васильеволы Олег Царьковка карата хөкем карары чыгарды. Царьков көн дәвамында бер шешә аракы һәм тагын биш «полторашка» «Джинтоник» бушата. Кичке тугызынчы яртыларда тагын эчәргә алып кайтып барганда тимер юл платформасыннан кайтып килгән бер хатынны күрә. Башта ул...

Яшел Үзән суды электричкадан төшеп кайтып килгән 25 яшьлек хатынны көчләгән 39 яшьлек васильеволы Олег Царьковка карата хөкем карары чыгарды.
Царьков көн дәвамында бер шешә аракы һәм тагын биш «полторашка» «Джинтоник» бушата. Кичке тугызынчы яртыларда тагын эчәргә алып кайтып барганда тимер юл платформасыннан кайтып килгән бер хатынны күрә. Башта ул аңардан сигарет сорый - хатын баш тарта. Исерек Царьков аның авызын каплап, куак арасына өстерәп алып кереп көчли. Хатынны каршы алырга килгән ире күреп коткарып кала. Көчләүчене ул бик каты кыйный, ә тегесе мобильнигының төшеп калуын да сизмичә бу урыннан көчкә качып котыла. Җинаять урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре төшеп калган телефон аша җинаятьчене тиз ачыклый.
Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов сүзләренә караганда, тикшерү барышында Царьковның элек наркотикларга бәйле хөкемдә булуы, шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителүе билгеле була. Аннан кайткач, ул акылга утырып, эшкә урнаша, бер хатын белән очрашып йөри башлый, аңа өй эшләрендә булыша. Суд Царьковның уңай характеристикасын исәпкә алып, аны 6 ел ярымга каты режимдагы колониягә җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X