Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Баласын карамаучы гаепләнә

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Р.Зариповка карата (исеме үзгәртелде) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвенә теләктәшлеген белдерде. Ризван Зарипов - аерылган, рәсми эш урыны юк - РФ УКның 157 статьясының 1нче бүлегендә каралган җинаять кылган (балаларына яки эшли алмый торган ата-анасына яшәргә акча бирмәү). Аның балигъ булмаган балаларына алимент бурычы 91989 сумга...

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Р.Зариповка карата (исеме үзгәртелде) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвенә теләктәшлеген белдерде. Ризван Зарипов - аерылган, рәсми эш урыны юк - РФ УКның 157 статьясының 1нче бүлегендә каралган җинаять кылган (балаларына яки эшли алмый торган ата-анасына яшәргә акча бирмәү).
Аның балигъ булмаган балаларына алимент бурычы 91989 сумга җиткән. Р.Зарипов алимент түләү буенча да, балигъ булмаган улын тәрбияләүдә бернинди дә чаралар күрмәгән.
Суд карары буенча каралган алимент түләүләре булмаса, түбәндәге санкцияләр кулланылуы бар: 1 ел төзәтү эшләренә җибәрү, 1 ел мәҗбүри эшләтү, 3 айга кулга алу, 1 елга иректән мәхрүм итү.
Ризван Зарипов үзен гаепле дип таныды һәм бурычын якын киләчәктә кайтарырга вәгъдә бирде. Җинаять эше махсус тәртиптә каралды.
Суд Зариповка 6 ай мәҗбүри эшләргә дигән карар чыгарды. Аның хезмәт хакының 5% дәүләт файдасына тотылачак.
Әлегә карар законлаштырылмады.
Риназ Калаков,
Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев