Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Бала гомере кадерлерәк

Агымдагы елның ике аенда, Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә балалар катнашында 5 юл һәлакәте булып, 6 бала төрле имгәнүләргә дучар ителгән. Аеруча пассажир балалар арасында травмаларның артуы борчу уята. Гыйнвар - февральдә 3 ДТП булып, автомобиль салонында булган 4 бала имгәнгән. Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, машина йөртүчеләр шуны...

Агымдагы елның ике аенда, Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә балалар катнашында 5 юл һәлакәте булып, 6 бала төрле имгәнүләргә дучар ителгән. Аеруча пассажир балалар арасында травмаларның артуы борчу уята. Гыйнвар - февральдә 3 ДТП булып, автомобиль салонында булган 4 бала имгәнгән.

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, машина йөртүчеләр шуны белергә тиеш: автомобиль бәрелгәндә тизлек сәгатенә 50 километр булса да, пассажирның авырлыгы 30 тапкыр арта. Димәк, әгәр ДТП чыга калса, 10 килограммлы баланың авырлыгы 300 килограммга артып, аны кулда тотып калу мөмкин булмаячак. Бу гына да түгел, ДТП вакытында өлкәннәр баланы үз авырлыклары белән дә баса.
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, автомобильләрдә балалар өчен махсус җайланмалар куллану үлем-китемнәрне - 54, имгәнүләрне - 76 һәм авыр травмаларны 92 процентка киметә.
Канадада, мәсәлән, махсус бишексез яңа туган баланы бала тудыру йортыннан да алып булмый. Финляндиядә автомобильне арендага алганда ата-аналар баланың авырлыгы, яше, буй озынлыгы турында тулы мәгълүмат бирә, шуңа карап, имгәнүләргә юл куймас өчен, аларга бала утыргычын җентекләп сайлап бирәләр. Австралиядә машинада бала йөрткәндә, бала гына түгел, салонда булган бөтен әйберләр ныклап беркетелә.
Германиядә махсус җайланма кулланылмаса - 40 евро, Англиядә 30-500 фунт штраф салына.
Россия Федерациясе юл йөрү кагыйдәләренең 22.9нчы пункты таләпләренә ярашлы рәвештә, 12 яшькә кадәрге балаларны транспорт чарасында махсус җайланмада йөртү каралган. Бу таләп үтәлмәсә, РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексындагы 12.23нче маддәнең 1нче өлешенә ярашлы рәвештә 500 сум күләмендә штраф салына.
ТР буенча эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре өчен әлеге категориядәге хокук бозуларны ачыклау өстенлекле булып кала. Узган елда шундый 75 мең очрак ачыкланса, быелның ике аенда - 10 мең очрак.
Бу кагыйдәне үтәүгә җитди карарга кирәк. Бала өчен җайланма сатып алмыйча экономияләнгән акча бала гомере белән берничек тә тиңләшә алмый.
Әлфия Зыякаева
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев