Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Артка юл юк

Яз көне Яшел Үзәннең наркоконтроль хезмәткәрләренә бер төркем кешенең наркотикларның законсыз әйләнеше белән шөгыльләнүе билгеле була. Әлеге төркемнең төп оештыручысы 36 яшьлек Александр исемле стажлы наркоман булуы ачыклана. Моңа кадәр ул берничә тапкыр хөкемдә булса да, үзенең җинаятьчел гамәлен туктатмый. Опий группасындагы наркотик кабул итүче буларак һәм даими табышы булмагач,...

Яз көне Яшел Үзәннең наркоконтроль хезмәткәрләренә бер төркем кешенең наркотикларның законсыз әйләнеше белән шөгыльләнүе билгеле була.
Әлеге төркемнең төп оештыручысы 36 яшьлек Александр исемле стажлы наркоман булуы ачыклана. Моңа кадәр ул берничә тапкыр хөкемдә булса да, үзенең җинаятьчел гамәлен туктатмый. Опий группасындагы наркотик кабул итүче буларак һәм даими табышы булмагач, ул үз янына да наркотикка бәйле булган кешеләрне туплый. Ышанычлы сатып алучыларны да, героинны да үзе таба, аларны фасовкалау белән дә шөгыльләнә.
- Аның беренче ярдәмчесе - ике балалы 27 яшьлек хатын, - дип сөйли Яшел Үзән наркоконтроль инспекциясе хезмәткәре Светлана Крылова. - Лена үзе дә наркотикларга бәйле кеше буларак Александрга бик теләп ярдәм итә. Ул ышанычлы клиентларга героин сатучы ролен башкара. Контейнер сыйфатында ул сигарет тартмасы кулланып, фатиры балконыннан наркотиклар сата торган була. Даими сатып алучылар арасында шул героинны үзләре сатучылар да була. Хатын үз ролен бик әйбәт башкарып торса да, клиентлары наркополицейскийлар игътибарын җәлеп итә. Зур героин партиясенә бәйле сделка планлаштырылуга оперативниклар да әзер булып тора. Җинаятьчел төркемне куркытмас өчен бик сак булырга туры килә. Оперативниклар фатирга үтеп кергәч тә, Александр наркотик матдә һәм акчаны юкка чыгару юлын эзләп карый. Әмма артка юл юк иде инде.
Шуны әйтергә кирәк, наркотиктан да куркыныч әйбер булуы мөмкин түгел, ул үз артыннан бәйлелек кенә китереп чыгармый, ә җинаятьләрне дә берсе артыннан берсен тудырып тора.
Наркотикларга бәйле җинаятьчел гамәлләр турында 5-55-00 телефонына хәбәр итеп әйтергә була. Конфиденциальлек гарантияләнә.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X