Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

330 сәгать мәҗбүри эшләтәчәкләр

Яшел Үзән шәһәр суды 1973 елгы Камалиевка (фамилиясе үзгәртелде) карата, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 228нче статьясының 1нче бүлегенә ярашлы рәвештә, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә кагылышлы гаепләү карары чыгарды. Мондый карар гадәттә үзең өчен генә, ягъни сату өчен түгел, зур күләмдә наркотик саклаучыларга карата чыгарыла. Суд карарына караганда, Камалиев 2012 елның...

Яшел Үзән шәһәр суды 1973 елгы Камалиевка (фамилиясе үзгәртелде) карата, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 228нче статьясының 1нче бүлегенә ярашлы рәвештә, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә кагылышлы гаепләү карары чыгарды. Мондый карар гадәттә үзең өчен генә, ягъни сату өчен түгел, зур күләмдә наркотик саклаучыларга карата чыгарыла.

Суд карарына караганда, Камалиев 2012 елның 12 июлендә 12 сәгать 10 минутта Казанның Залесный микрорайонындагы «Бәхетле» кибете янында таныш түгел кешедән 1000 сумга 2,39 грамм наркотик матдә - гашиш сатып ала һәм аны шортыеның сул як кесәсенә яшереп тыгып куя.
Шул ук көнне 12 сәгать 35 минутта, Камалиевны тикшергәндә, полиция хезмәткәрләре аның кесәсеннән фольга кәгазьгә төрелгән 1 төргәк наркотик матдә табып ала.
Камалиев гаебен тулысынча таныды. Суд карар чыгарганда исә аның гаебен тануын искә алды. Шулай ук аның элек хөкем ителмәве, яшәү урыныннан бирелгән уңай характеристикасы, даими эш урыны булуы да үз ролен уйнады.
Шушылар нәтиҗәсендә суд, Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексының 228нче статьясының 1нче бүлегенә ярашлы рәвештә, гаепләнүчегә карата 330 сәгать мәҗбүри эшләтү турында карар чыгарды.
Гаепләнүче Камалиев Васильево бистәсендә яши, урта белемле, өйләнмәгән, Васильеводагы бер ширкәттә эшли, моңа кадәр хөкем ителгәне булмаган.
А.Әхмәтшин,
Яшел Үзән шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев