Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

10 ел төрмә яный

Татарстан Республикасындагы Россия ФСКН Яшел Үзән районара бүлеге хезмәткәрләре 22 яшьлек Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчедә килограммнан артык марихуана тапты. Тоткарланучы сүзләренә караганда, ул моңа кадәр бер тапкыр да наркотик татып карамаган. Гади кызыксынучанлыгы наркотиклар белән экспериментка этәргән. Медиклар да әлеге яшь кешенең наркотик матдәләр белән моңа кадәр эш йөртмәвен раслаган....

Татарстан Республикасындагы Россия ФСКН Яшел Үзән районара бүлеге хезмәткәрләре 22 яшьлек Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчедә килограммнан артык марихуана тапты.

Тоткарланучы сүзләренә караганда, ул моңа кадәр бер тапкыр да наркотик татып карамаган. Гади кызыксынучанлыгы наркотиклар белән экспериментка этәргән. Медиклар да әлеге яшь кешенең наркотик матдәләр белән моңа кадәр эш йөртмәвен раслаган. Әмма аның кызыксынучанлыгы шулкадәр көчле булган ки, шундый гадәти булмаган гамәл кылырга батырчылык итә. Шәһәр читендә составында наркотик матдә булган үсемлекне җыеп алып, өй шартларында үзе өчен наркотик кайнатырга уйлый. Әмма планнары тормышка ашмый кала. Аны наркополицийскийлар тоткарлый. Егет шартлы рәвештә хөкем ителгән була инде. Җитмәсә тотрыклы эше дә юк, бу да аны уңай яктан характерламый. Бу егеткә 10 ел төрмә яный. Менә шулай, кирәкмәгән әйбер белән артык кызыксынуның нәтиҗәсе фаҗигале бетәргә мөмкин.

Хөрмәтле гражданнар!
Бары тик берләшсәк кенә наркомания дигән афәткә каршы тора алачакбыз. Әгәр составында наркотик матдә булган үсемлекләрне чәчүчеләрне, үстерүчеләрне белсәгез, шулай ук көчле тәэсир итүче матдәләрне бергә җыелып кулланучылар турында ишетсәгез, 55-5-00 ышаныч телефоны аша тәүлек әйләнәсендә хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев