Яшел Үзән

Законнар үтәлергә тиеш

- Минем эштән китүем аркасында эш бирүче белән бәхәс килеп чыкты. Хезмәт бәхәсләренә бәйле аңлашылмаучылыкларны ничек хәл итеп була? Р. Саттаров. Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров аңлатуынча, шәхси пландагы хезмәт бәхәсләре РФ Хезмәт кодексы нигезендә хәл ителә. Бәхәс судта хезмәткәрнең үзенең яисә эш бирүченең гаризасы белән карала. Хезмәткәр...

- Минем эштән китүем аркасында эш бирүче белән бәхәс килеп чыкты. Хезмәт бәхәсләренә бәйле аңлашылмаучылыкларны ничек хәл итеп була?
Р. Саттаров.

Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров аңлатуынча, шәхси пландагы хезмәт бәхәсләре РФ Хезмәт кодексы нигезендә хәл ителә. Бәхәс судта хезмәткәрнең үзенең яисә эш бирүченең гаризасы белән карала. Хезмәткәр үз хокукының бозылуы турында белгән көннән алып - 3 ай, эштән азат ителүе турында приказ күчермәсе бирелгән яисә хезмәт кенәгәсен алган көннән алып - 1 ай, ә эш бирүче хезмәткәрдән зыянны каплату буенча зыян салыну ачыкланган көннән алып 1 ел эчендә судка мөрәҗәгать итә ала. Хезмәт бәхәсе буенча мөрәҗәгать иткән хезмәткәр пошлина түләүдән һәм суд чыгымнарыннан азат ителә. Суд карары 10 көн эчендә гамәлгә ашырылырга тиеш. Эш бирүче суд карарын үтәүне тоткарласа, аңа хезмәткәргә уртача хезмәт хакы тоткарланган көннәр өчен дә түләргә туры киләчәк. Законсыз эштән җибәрелгән яисә икенче эшкә күчерелгән очракта хезмәткәр эш бирүчедән суд тәртибендә әхлакый зыянны акчалата каплатуны таләп итә ала.

- Торак комплексы идарәче компанияләренең йортта яшәүчеләр каршында елга бер тапкыр хисап тотарга тиешлеген ишеткәнем бар. Хисап тотканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Р.Шакиров.

Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Азат Бәдертдинов аңлатуынча, чынлап та, РФ Торак кодексындагы 162нче маддәнең 11нче кисәгенә ярашлы рәвештә идарәче компания ел саен беренче квартал дәвамында торак бина хуҗаларына узган елда идарә итү килешүе үтәлеше турында хисап тотарга тиеш.
Бу норма 2005 елдан бирле гамәлдә, шуңа күрә идарәче компанияләр яшәүчеләр каршында узган еллар өчен хисап тота ала.
Идарәче компания хисап тотканда Сезгә, беренче чиратта, идарәче компания (УК) вәкиле белән очрашуга әзер булырга кирәк. Сез һәр эш төре буенча квитанцияләргә карап күпме акча җыелуны исәпләргә тиеш. Мәсәлән: күп фатирлы йортта идарә итү, агымдагы ремонт, техник хезмәт күрсәтү һәм башкалар буенча. Аны эшләү авыр түгел, һәр ТКХ хезмәте буенча тариф күләмен күп катлы йортның торак мәйданына тапкырларга гына кирәк. Шул суммадан чыгып, Сез һәр алынган тиен өчен хисап таләп итәргә хаклы. Ягъни УК Сезгә эшләнгән эшләрне һәм аның өчен алынган акчаны документлар белән расларга тиеш ( хезмәт килешүләре, башкарылган эшләрнең бәясе күрсәтелгән субподряд, түләү ведомостьлары).
Әгәр УК тотылган акчаны документлар белән нигезли алмаса, ул вакытта Сез яңадан исәпләүне таләп итә, яисә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә аласыз.

- РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелү турында ишеттек. Шуңа аңлатма бирмәссезме икән?
Мәдинә Абдуллина.

- Чынлап та, агымдагы елның 18 июлендә федераль закон белән бу кодекска үзгәрешләр кертелде, дип аңлата прокурор ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров. Кодекс хезмәт килешүе буенча производствода эшләүче хезмәткәрнең сәламәтлегенә зыян килү очрагында «һөнәри куркыныч янау» («профессиональный риск») пункты белән тулыландырылган. Мондый риск дәрәҗәсен бәяләү тәртибен Россиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссиясе фикерен исәпкә алган хезмәт өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм норматив-хокукый көйләү функцияләрен башкаручы башкарма власть федераль органы билгели.
Положениесен Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы раслый. Шушы ук ведомство хезмәтләр исемлеген, аккредитация кагыйдәсен дә билгеләргә тиеш. Закон 2011 елның 2 августына үз көченә кертелгән.
Әлфия Зыякаева
әзерләде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: