Яшел Үзән

Урлашулар кимеми,урамнарда да тыныч түгел

Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегендә 9 айга нәтиҗә ясалды. Әлеге чорда барлыгы 1501 җинаять теркәлгән (2011 елда - 1838). Шуларның 58,9 проценты тикшерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда үтерү, талау, фатир басу, склад һәм кибетләрдән урлаулар, ялган акча ясау очракларының кимүе билгеле. Шул ук вакытта җинаятьләр күбрәк ачылган....

Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегендә 9 айга нәтиҗә ясалды. Әлеге чорда барлыгы 1501 җинаять теркәлгән (2011 елда - 1838). Шуларның 58,9 проценты тикшерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда үтерү, талау, фатир басу, склад һәм кибетләрдән урлаулар, ялган акча ясау очракларының кимүе билгеле. Шул ук вакытта җинаятьләр күбрәк ачылган.

Аерым алганда 9 үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян салу буенча 28 факт, 13 юлбасарлык, 81 талау теркәлгән. Җинаятьләрнең күбесен элеккегечә урлаулар тәшкил итә.
Законсыз корал әйләнеше линиясе буенча 19 җинаять ачыкланып, 13 берәмлек корал законсыз әйләнештән алынган. Кешеләр 35 берәмлекне үзләре китереп тапшырган.
Җәмәгать урыннарында 399 җинаять кылынган. Спиртлы эчемлек эчкән һәм исерек булган өчен - 5517, вак хулиганлык кылып 1603 кеше тоткарланган.
Икътисадый өлкәдә 97 җинаять теркәлгән. Ялганлау һәм ришвәтчелек өстенлек ала.
Наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 49 җинаять булып, 28 кеше тоткарланган. 7 кешене җинаять җаваплылыгына тартканнар, наркопритон тотуга бәйле рәвештә 14 җинаять эше кузгатылган. Наркотик саклау факты буенча 14 җинаятьне ачканнар. 504 грамм наркотик законсыз әйләнештән алынган. Наркотик кулланган 152 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Узган 9 ай эчендә полициянең участок оперуполномоченныйлары гражданнардан килгән 14 мең гариза һәм мөрәҗәгать караган. Җәмәгать оешмалары белән берлектә 97 җинаять ачылган. 145 кеше административ хокук бозып тоткарланган.
Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә көмешкә саткан 51 кешегә җәза бирелгән.
Шәһәр урамнарында тәртип бозучылар да җаваплылыкка тартыла. Төзекләндерү кагыйдәсен бозган - 540, тиешсез урында сәүдә иткән 109 кешене административ җаваплылыкка тартканнар.
Яшүсмерләр арасында да җинаятьләрне 74тән 58гә кадәр киметү мөмкин булган. Әмма шул ук вакытта җинаять кылучылар саны 47дән 49га җиткән. Балаларын төнлә урамда йөрткән өчен 200 ата-анага җәза бирергә туры килгән. Яшүсмерләргә алкоголь эчемлеге һәм тәмәке саткан 125 сатучыны җаваплылыкка тартканнар.
Әмма агымдагы елда юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хәл киеренке булып калуын дәвам итә. ДТПлар 159дан 153 кадәр кимесә дә, һәлак булучылар 20дән 24кә җиткән. Яраланучылар 214тән 188гә кадәр кимегән.
Шәһәрдә аварияләр нигездә җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәсен бозуыннан чыга (22 очрак). Кызганычка, 2 кешенең гомере өзелгән.
Федераль юлларда 38 ДТП чыгып, 12 кеше һәлак булган, 50се җәрәхәтләнгән.
454 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан, район һәм шәһәр юлларында, 900 машина йөртүчене, балаларын машинада махсус җайланмасыз йөрткән өчен, туктатканнар. 3 меңгә якын җәяүле юл кагыйдәсен бозып тотылган.
Лилиана Куликова,
Яшел Үзән эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәткәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 38 человек
  • Яшел Үзән – Җиңү язы һәркем күңеленә яшәү дәрте, рухи көч өсти
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • 8 мая 2018 - 10:44
    Сатам Авылда йорт сатам.
  • 8 мая 2018 - 10:27
    Сатам ЖБИ-кольца, брусчатка заводского производства.
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 19 мая 2018 - 08:02
    ЧӘЧҮ БЫЕЛ АВЫР БАРА Аграр ел, уңыш җыеп алу белән көзен тәмамлана һәм кырларга беренче трактор керерлек булгач, язын кабат башлана.
    237
    0
    0
  • 21 мая 2018 - 08:35
    Яшел Үзәндә Сабан туе кайчан була? Татар халкының милли сабан туе Яшел Үзәндә 16 июньдә уздырылачак.
    190
    0
    0
  • 21 мая 2018 - 09:24
    Эш урыннарын бушаттылар ЯҮМР депутатлары сессиясендә Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиевнең үз теләге белән эшеннән китүе билгеле булды.
    133
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 15:05
    Рәхмәт хаты Бакырчы авылында туып, хәзерге вакытта шушы авылда яшәүче, кадерле туганым, укытучым Рәхимулла кызы Рәйханә апа Зәйнуллинаның яңа гына табадан төшкән «Мин көзләргә гашыйк» һәм «Бакырчымда таңнар ата» дигән китапларын укып чыктым.
    128
    0
    1
  • 19 мая 2018 - 13:59
    Күчмә Кубок кемнәр кулында? Бөтендөнья бию көне уңаеннан Норлат мәдәният йортында зур бию бәйрәме булды: 23 авыл Күчмә кубокны алу өчен көч сынашты.
    115
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 09:34
    БДИны Идел аръягы мәктәбе укучылары Яшел Үзәндә тапшыра Әле генә башланган иде, уку елы кабат ахырына якынлаша. Димәк, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга да күп калмады. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен бик дулкынландыргыч һәм җаваплы чор җитә.
    111
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 18:36
    Ачыктан-ачык: Илназ Гариповка әти булырга тәкъдим ясаганнар Популяр җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.
    104
    0
    0
  • 19 мая 2018 - 17:21
    «Хәзер ботымны кисеп бирәм!» дигәч, әнине кочып еладык Миңа 10 яшь. Кояшлы матур җәйге көн. Бөтен кеше бәйрәмгә, Сабан туена әзерләнә. Без, балалар да, матур күлмәкләр, яулыкларны хәзерлибез. Кинәт коточкыч хәбәр – сугыш. Аяз көнне яшен суккандай булды. Аптырау, елау... Менә шуннан башланды мәхшәр.
    102
    0
    1
Ночной режим