Яшел Үзән

Ришвәтчелектә арадашлык

Агымдагы елның 4 маенда «Коррупциягә каршы гамәлләр өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерүгә бәйле административ хокук бозулар буенча РФ Кодексына һәм РФ Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон гамәлгә кертелгәч, Җинаятьләр кодексында ришвәтчелектә арадашлык иткән өчен җинаять җаваплылыгы каралган яңа маддә өстәлде, дип хәбәр итә безгә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Хәйдәр...

Агымдагы елның 4 маенда «Коррупциягә каршы гамәлләр өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерүгә бәйле административ хокук бозулар буенча РФ Кодексына һәм РФ Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон гамәлгә кертелгәч, Җинаятьләр кодексында ришвәтчелектә арадашлык иткән өчен җинаять җаваплылыгы каралган яңа маддә өстәлде, дип хәбәр итә безгә Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров. Ришвәтчелектә арадашлыкны ничек аңларга соң?


Бу ришвәт бирүче кушуы буенча ришвәт бирү яисә бу гамәлне кылуда булышлык күрсәтүне аңлата. Яисә ришвәт бирү һәм алу турында төзелгән килешүне гамәлгә ашыру (25 мең сумнан алып 150 мең сумга кадәр). Мондый арадашлык өчен ришвәт күләменнән 20дән алып 40 тапкыр артыграк күләмдә штраф салына. Өстәвенә, бу кеше аерым эшчәнлек белән шөгыльләнүдән яисә вазыйфасыннан 3 елга мәхрүм ителә яисә ул ришвәт күләменнән 20 тапкыр артыграк күләмдә штраф түләп, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Хезмәт урыныннан файдаланып, ришвәтчелектә арадашлык өчен ришвәт күләменнән 30дан алып 60 тапкыр артыграк күләмдә штраф салына, аерым эшчәнлек алып барудан яисә ришвәт күләменнән 20 тапкыр артыграк күләмдә штраф салынып, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә.
Бер төркем кеше ришвәтчелектә арадашлык итсә (150 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр), ришвәт күләменнән 60тан алып 80 тапкыр артыграк күләмдә штраф салына, аерым эшчәнлек белән шөгыльләнә алмый яисә ришвәт суммасыннан 60 тапкыр артык күләмдә штраф салынып, 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә.
Арадашлык итү 1 миллион сумнан артып киткән очракта, штраф суммасы да шуңа ярашлы арта. Ягъни ул 3 елга кадәр аерым эшчәнлек белән шөгыльләнүдән азат ителүдән тыш, ришвәт күләменнән 70тән алып 90 тапкыр артыграк суммада штраф түли яисә аңа ришвәт күләменнән 70 тапкыр артыграк суммада штраф салынып, 7 елдан алып 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.
Ришвәтчелектә арадашлык итәргә теләк белдерү яисә тәкъдим итү өчен дә җәза билгеләнгән. Монда штрафның күләме ришвәт суммасыннан 15тән алып 70 тапкыр артыграк булып, аерым эшчәнлек белән ул 3 елга кадәр шөгыльләнә алмый. Яисә штраф суммасы 25 меңнән алып 500 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Яисә штраф ришвәт күләменнән 10нан алып 60 тапкыр артыграк күләмдә булып, арадашчы 7 елга кадәр ирегеннән дә мәхрүм ителә.
Мәсәлән, 25 мең сум ришвәт бирсә, аның штраф суммасы 500 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр җитә, вазыйфасыннан азат ителә. Яисә 500 мең сум штраф түләп, 3 ел ирегеннән мәхрүм ителә. 2 миллион сум ришвәт биргән өчен арадашлык итүчегә 140тан 180 миллион сумга кадәр штраф салына, вазыйфасыннан 3 елга кадәр азат ителә. Яисә бу кеше 140 миллион сум штраф түләп, 7 елдан 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
Шуны да билгеләргә кирәк, РФ Җинаятьләр Кодексының 291.1нче маддәсендә искәрмә дә бар. Ришвәтчелектә арадашлык итүче, җинаять кылганнан соң, аны ачуда актив катнашса, аны органнарга үзе хәбәр итсә, ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: