Яшел Үзән

Һәр хәбәрне кат-кат тикшерергә кирәк

Күпсанлы кисәтүләргә карамастан, яшел үзәнлеләр аферистлар кармагына эләгүләрен дәвам итә. Төрле яшьтәгеләр аларның корбанына әйләнергә мөмкин, әйтик, кемдер тиз ышанучанлыгы аркасында, кемдер тиз баерга теләп эләгә. Пенсионерларның күбесе балаларын һәм оныкларын полиция кулыннан «сатып ала», яшьлекләрен кире кайтару яисә авыруыннан котылу максатыннан төрле «могҗизалы дарулар» ала, яисә «иске» акчаны яңасына...


Күпсанлы кисәтүләргә карамастан, яшел үзәнлеләр аферистлар кармагына эләгүләрен дәвам итә. Төрле яшьтәгеләр аларның корбанына әйләнергә мөмкин, әйтик, кемдер тиз ышанучанлыгы аркасында, кемдер тиз баерга теләп эләгә.

Пенсионерларның күбесе балаларын һәм оныкларын полиция кулыннан «сатып ала», яшьлекләрен кире кайтару яисә авыруыннан котылу максатыннан төрле «могҗизалы дарулар» ала, яисә «иске» акчаны яңасына алмаштыра һәм башкалар. Яшьләр нигездә лотереяда оттыра. Шул ук вакытта аларның лотереяга бернинди катнашы булмавын башына да китереп карамый. Шулай итеп, ел башыннан шәһәр белән районда социаль ялганлау буенча 34 очрак теркәлгән.
8 сентябрьдә Төзүчеләр проспектында яшәүче 59 яшьлек кешегә банк картасының блокировкалануы турында СМС-хәбәр килә. Картаның блокировкасын алдырту өчен зыян күрүче терминал аша кәрәзле телефонда күрсәтелгән абонент номерына 7 мең сумга якын акчасын күчерә.
9 сентябрьдә Б.Урманче урамында яшәүче 41 яшьлек хатынга шалтыраталар. Берәү аның улы исеменнән, дулкынланып, кеше кыйнавын һәм хәзер аның реанимациягә эләгүен хәбәр итә. Аннан соң хатын белән тикшерүче сөйләшә башлый. Ул эшне җайлау өчен 10 мең сум таләп ителүен хәбәр итә. Бәхеткә бу хатын паникага бирелми һәм хәбәрне тикшереп карый. Әлбәттә инде, аның ялган булуы ачыклана.
16 сентябрьдә шундый ялганчылар шәһәрдә тагын бер хатынга аның энесе исеменнән шалтыратып, ДТПга эләгүен һәм ашыгыч рәвештә акча таләп ителүен хәбәр итә. Бу хатын да игътибарлы булып чыга һәм энесенең бернинди дә хәлгә эләкмәгәнлеге беленә.
Мондый хәлләр кабатланмасын өчен хәбәрне кат-кат тикшереп карарга кирәк. Вакыйгага эләгүченең үзенә шалтыратып карау комачауламас. Әгәр дә шалтырата алмасагыз, аның хезмәттәшләре, дуслары белән элемтәгә керегез. Тикшерүченең фамилиясен истә калдырып, аның эш урынына, яисә аның турында полициянең кизү тору частена шалтыратырга була. Банк картасына бәйле манипуляцияләр дә сездә шик уятырга тиеш. Билгесез кешеләргә шәхси мәгълүматны, паспорт реквизитларын атарга ярамый. Мондый СМСларга да җавап бирмәгез, чөнки алар акча күчертү өчен Интернет-банкның командасы булырга мөмкин. Таләп ителгәннәрне эшләгәнче башта пластик картаның икенче ягында язылган номерга шалтыратырга кирәк.
Полиция хезмәткәрләре һаман һәм һаман төрле ялганлаулар корбанына әйләнүдән сак булырга чакыра.
Лилиана Куликова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: