Яшел Үзән

Полиция булышчылары

Эчке эшләр органнарына актив ярдәм күрсәткән ирекле халык дружиналарының 22 активистына Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Владимир Богатыревның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар гражданлык активлыгы күрсәтеп, полиция хезмәткәрләренә җәмәгать тәртибен саклауда, җинаятьчелеккә каршы көрәштә зур ярдәм күрсәтәләр. Болардан тыш, бу тантанада КАИның Яшел Үзән филиалының 17 яшьлек студенты Владислав Евграфов...

Эчке эшләр органнарына актив ярдәм күрсәткән ирекле халык дружиналарының 22 активистына Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Владимир Богатыревның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Алар гражданлык активлыгы күрсәтеп, полиция хезмәткәрләренә җәмәгать тәртибен саклауда, җинаятьчелеккә каршы көрәштә зур ярдәм күрсәтәләр.
Болардан тыш, бу тантанада
КАИның Яшел Үзән филиалының 17 яшьлек студенты Владислав Евграфов та бүләкләнде. Ул ДТП урыныннан фаҗига чыгаручының качып китүен күреп, скутерда аның артыннан куып китә һәм полициягә машинаның маркасын һәм номерын хәбәр итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: