Яшел Үзән

«Наркотик» атлы бәла ишекне шакымасын

Ел ахырында барыбыз да башкарган эшләргә йомгак ясый, киләчәккә планнар кора. Наркоконтроль хезмәткәрләре - искәрмә түгел. Без газета укучылар игътибарына узган ел ахырында ТР буенча РФ УФСКНның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Я.Костюк белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез. - Ярослав Александрович, узган елда Яшел Үзән районының наркологик торышында нинди...

Ел ахырында барыбыз да башкарган эшләргә йомгак ясый, киләчәккә планнар кора. Наркоконтроль хезмәткәрләре - искәрмә түгел. Без газета укучылар игътибарына узган ел ахырында ТР буенча РФ УФСКНның Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Я.Костюк белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.

- Ярослав Александрович, узган елда Яшел Үзән районының наркологик торышында нинди үзгәрешләр булды?
- Наркотикларга каршы җитди эш алып барылуга карамастан, республикада ситуация катлаулы булып калуын дәвам итә. Кызганычка, Яшел Үзәндә наркотикларга бәйле кешеләр артуны танырга туры килә. Бехтерев исемендәге ЗПНД мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 623 наркоман исәптә торып, бу сан республиканың уртача күрсәткеченнән югары булып кала. Шуны билгеләргә кирәк, хокук саклау органнарының җитди эш алып баруы нәтиҗәсендә элек җиңел сатыла торган наркотик матдә - героин хәзер сирәк очрый башлады. Әмма аңа алмашка «хәерчеләр наркотигы» - дезоморфин килде. Бер ел эчендә Яшел Үзәндә без наркотик ясап кабул итә торган 8 наркопритонны ачыкладык. Әмма без, Татарстан Республикасында кодеинлы препаратларны рецепт буенча сату турында закон кертелгәннән соң, хәл уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, монда яшел үзәнлеләрнең да лаеклы өлеше бар. ЗФЗ, ПФМК, Серго исемендәге завод, ВУЗ һәм ССУЗларда дезоморфин таралуның куркынычы турында әңгәмәләр булып узган иде. Яшел Үзән халкы проблеманы аңлады һәм, кодеинлы препаратларны рецептсыз сатуны тыюны сорап, республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте.
- Сезнең һәм хезмәткәрләрегез өчен узып баручы ел нинди булды?
- Ел җиңелләрдән булмады. Оперативникларга көн-төн һәм ялларсыз эшләргә туры килде. Әмма, минемчә, хезмәт кую үз нәтиҗәсен күрсәтте. Наркотикларга бәйле җинаятьләрне ачу кимесә дә, без - махсуслаштырылган орган буларак, «тулаем» алынган күрсәткечләрдән китеп торуны өстен күреп, оператив составны алдан сөйләшеп һәм оешкан төркемнәр кылган наркотикларга бәйле җинаятьләрне ачуга юнәлттек. Безнең максат җинаять чылбырының бөтен звеносын юкка чыгару булды. Безгә, әлбәттә, күп нәрсәгә өйрәнергә, профессиональ яктан әле үсәргә кирәк. Безгә быел оешкан җинаятьчел төркемнәр кылган җинаятьләрне ачу мөмкин булды. Җиде җинаять эше дә судка җибәрелде. Алдан килешү буенча җинаять кылган төркемнәргә карата сигез эш кузгатылды. Билгеле булганча, җитди җинаятьләр еш кына хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашында кылына. Быел безгә менә шулай махсус субъектлар кылган җинаятьләрне ачыклау мөмкин булды. Бер хезмәткәргә хөкем карары чыгарылды. Тагын икесе буенча тикшерү бара. 2011 елда наркотикларның законсыз әйләнеше буенча барлыгы 30 кеше җинаять җаваплылыгына тартылды.
- Киләчәккә нинди планнар корасыз?
- Мине һәм Яшел Үзән бүлеге хезмәткәрләрен киләсе елда зур эшләр көтә. Без шушы наркоконтроль органын сайлаганбыз һәм шунда эшлибез икән, яшьләрне наркотиклардан саклау буенча бөтен көчебезне куярга тырышырбыз.
- Ярослав Александрович, газета укучыларга нинди теләкләрегез бар?
-Очрактан файдаланып, шуны әйтергә телим, әгәр дә наркотикларга бәйле җинаятьләр турында ишетсәгез, 555-00 телефоны аша шалтырата яисә минем янга үзегез килә аласыз. Бу очракларда конфиденциальлек гарантияләнә.
Газета укучыларның барысына да сәламәтлек, гаилә бәхете телим, әлбәттә инде, «наркотик» дигән бәла беркемнең дә ишеген шакымасын.

Әлфия Зыякаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: