Яшел Үзән

Кануннан чыгарга ярамый

Россиянең Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре буенча УФСБ бүлекчәсенең Ислам диненең радикаль формасын тотучы һәм террор эшчәнлегенә бәйле кешеләрне ачыклау буенча оператив-эзләнү чаралары үткәрүеннән соң, Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы тарафыннан Олы Күлбаш авылында яшәүче кеше турында түбәндәге мәгълүмәт алынды: ул 2011 ел башыннан Яшел Үзән районының Олы Күлбаш авылында гражданнар...


Россиянең Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре буенча УФСБ бүлекчәсенең Ислам диненең радикаль формасын тотучы һәм террор эшчәнлегенә бәйле кешеләрне ачыклау буенча оператив-эзләнү чаралары үткәрүеннән соң, Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы тарафыннан Олы Күлбаш авылында яшәүче кеше турында түбәндәге мәгълүмәт алынды: ул 2011 ел башыннан Яшел Үзән районының Олы Күлбаш авылында гражданнар арасында, дингә мөгамәләсе буенча кешегә аеруча өстенлекле яисә кимсетеп карауны пропагандалау буенча экстремистик эшчәнлек алып барган.
УФСБ Яшел Үзән шәһәре буенча бүлекчәсенең тикшерелгән һәм төгәл мәгълүматларына караганда, ул Исламның салафит агымын дәвам итүче булып тора.
Ышанычлы чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Олы Карагуҗа, Олы Күлбаш, Сентәк, Чирүчи һәм башка авыллар халкыннан аңа карата берничә тапкыр жалоба килә. Ул, Исламның традицион агымына инанганнары өчен, аларга тискәре карашын белдерә. Мәрхүмнәрне җирләгәннән соң өчесен, җидесен, кырыгын үткәрүне һәм шулай ук дөньяви бәйрәмнәрне бәйрәм итүне дөрес гамәл түгел дип атый.
Аның бу эшләре, Олы Карагуҗа җирлегендә гомер итүчеләр фикеренчә, аларның дини хисләрен түбәнсетә. Әгәр дә ул салафизмны таратуын дәвам итсә, дингә инанганнар арасында бүленү китереп чыгаруы ихтимал, Олы Карагуҗа авылы җирлегендә һәм Яшел Үзән районының башка авылларында гомер итүче мөселманнар арасындагы хәлне кискенләштерүгә китерүе мөмкин.
Сораштыру үткәргәндә, үзенең һәм туганнарының Исламның салафит агымы яклы булуын әйтә.
2005 елның 25 июнендә кабул ителгән 114-ФЗ санлы «Экстремизмга каршы тору турында» дип аталган федераль законның 1нче статьясын исәпкә алып, аның эшчәнлеге экстремистик төсмер ала, чөнки ул кешене милләтенә, расасына карап түбәнсетүне яисә аеруча өстен күрсәтүне пропагандалый.
«Россия Федерациясе прокуратурасы турында»гы федераль законның 25.1 статьясына һәм 22 статьяның 2 өлешенә таянып, прокурор хокукларны боздырмау максатында, һәм хокук бозарга әзерләнү турында мәгълүмат булганда, законны бозарга ярамавы турында кисәтә.
Алда әйтелгән фактлар буенча, 2012 елның 29 августында шәһәр прокуроры Яшел Үзән районы Олы Күлбаш авылында яшәүчегә кисәтү ясады. Шулай ук, аңа, әлеге законның 15 статьясы нигезендә, кешенең экстремизм эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкинлеге турында да аңлатылды.
Мисалга, халык алдында массакүләм мәгълүмат чараларын кулланып экстремизмга чакырганы өчен, РФ Җинаятьләр кодексының 280 статьясының 2 өлешенә таянып, кешене җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин. Ә инде милләткә, расага, җенескә карап кешенең дәрәҗәсен төшерү һәм дошманлык яисә күрә алмауны тудыруга юнәлтелгән эшчәнлек РФ Җинаятьләр кодексының 282 статьясы буенча карала.
Әгәр прокурорның кисәтүдә күрсәтелгән законлы таләпләрен үтәмәсә һәм законда тыелган экстремизм эшчәнлеген дәвам итсә, ул РФ Җинаятьләр кодексының 280, 282 статьялары буенча, җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Нурия Хәмидуллина,
Яшел Үзән шәһәре прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: