Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Юллардагы хәлләр: ел нәтиҗәсе

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегендә узган елга нәтиҗә ясалды. Анда билгеләнгәнчә, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хәлләр киеренке булып кала. ДТПлар 223тән 215кә кадәр һәм җәрәхәтләнүчеләр 285тән 264кә кадәр кимесә дә, һәлак булучылар 27дән 32гә артты. Балалар катнашындагы ДТПлар да арта (25тән 27гә кадәр). Юл һәлакәтләрендә 27 бала имгәнде, Олы Якедә 1...

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегендә узган елга нәтиҗә ясалды. Анда билгеләнгәнчә, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хәлләр киеренке булып кала.
ДТПлар 223тән 215кә кадәр һәм җәрәхәтләнүчеләр 285тән 264кә кадәр кимесә дә, һәлак булучылар 27дән 32гә артты. Балалар катнашындагы ДТПлар да арта (25тән 27гә кадәр). Юл һәлакәтләрендә 27 бала имгәнде, Олы Якедә 1 кыз автомашина тәгәрмәче астында калды.
ДТПларны кисәтү максатыннан чыгып, ЮХИДИ белән бергә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә эшләде. Алар 892 тәртип бозу очрагын ачыклады. Шуңа да карамастан, җәяүлеләр гаебе белән шәһәрдә 32 ДТП чыгып, 4 кешенең гомере өзелде. Машина йөртүчеләрнең маневр ясау кагыйдәсен бозуы сәбәпле, 20 авария чыкты.
Федераль юлларда (Мәскәү -Уфа һәм Йошкар-Ола - Яшел Үзән) 65 ДТП теркәлеп, аларда 14 кеше һәлак булды, 76 кеше җәрәхәтләнде.
ДТПларны кисәтүдә видеофиксация приборлары зур роль уйный. 2012 елда аларның ярдәме белән ДПС экипажы 203 мең административ хокук бозу очрагын ачыклады. Болардан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре 603 машина йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткәндә тоткарласа, 1135 машина йөртүче, балаларын машинада махсус җайланмасыз йөрткән өчен, тотылды.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250