Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Яшүсмерне алдаган

Яшел Үзән шәһәр суды кеше милкенә кул сузган Казанда яшәүче беркайда да эшләмәүче 20 яшьлек Андрей Бодровка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсенең 2нче кисәгенә нигезләнеп хөкем карары чыгарды. Бу хәл «Щурячий» бакчачылык җәмгыятендә була. Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе Дмитрий Темников биргән мәгълүматка караганда, Андрей ялганлап 9 яшьлек...


Яшел Үзән шәһәр суды кеше милкенә кул сузган Казанда яшәүче беркайда да эшләмәүче 20 яшьлек Андрей Бодровка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсенең 2нче кисәгенә нигезләнеп хөкем карары чыгарды.

Бу хәл «Щурячий» бакчачылык җәмгыятендә була. Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе Дмитрий Темников биргән мәгълүматка караганда, Андрей ялганлап 9 яшьлек малайдан «Стелс-Навигатор» маркасындагы велосипедын автомобиле янына барып килергә генә дип сорап тора. Яшүсмернең ышанычын тагын да аклар өчен, ул аңа 50 сум акча да бирә әле. Малай, Андрейның ялганына ышанып, велосипедын 8 мең сумлык велосипедтан колак какканын сизми дә кала. Нәтиҗәдә яшүсмергә - әхлакый, ә әнисенә матди зыян китерелә.
Суд хөкем карары чыгарганда гаепләнүченең гаебен тануын, зыянны каплавын һәм җинаять җаваплылыгына беренче тапкыр тартылуын, яшәү урыны буенча уңай характеристика бирелүен исәпкә алып, аңа 8 мең сум күләмендә штраф сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев