Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Яшел Үзәндә бердәнбер хатын-кыз эксперт-криминалист

Лада Цвиль экспертлар бүлегенә 12 ел элек, наркотик матдәләрне тикшерү лабораториясен ачарга вакыт җиткәч килә. Ул университет белемле микробиолог, мәктәптә укытучы булып эшләгән, ике ел декрет ялында булган. Эчке эшләр идарәсенә эшкә килгәндә кызына нибары 3 яшь була әле аның. Казанда һәм Түбән Новгородта стажировка узганнан соң, үз эшенә керешә....

Лада Цвиль экспертлар бүлегенә 12 ел элек, наркотик матдәләрне тикшерү лабораториясен ачарга вакыт җиткәч килә. Ул университет белемле микробиолог, мәктәптә укытучы булып эшләгән, ике ел декрет ялында булган. Эчке эшләр идарәсенә эшкә килгәндә кызына нибары 3 яшь була әле аның. Казанда һәм Түбән Новгородта стажировка узганнан соң, үз эшенә керешә.
- Мин монда ир-атлар гына эшли аладыр дип уйлый идем, чөнки физик һәм мораль яктан бик катлаулы, җаваплы, - дип сөйли Лада Владимировна. - Экспертлар җинаять урынына беренчеләрдән булып бара. Фотога төшерәләр, бармак эзләре аша җинаятьчене табалар. Кайда гына эшләми алар: 9 катлы йорт түбәсендә дә, подвалда да, тездән суда да. Кыскасы, йомшаклар эше түгел ул. Мин үземнең беренче тапкыр ничек итеп моргта булганымны яхшы хәтерлим. Әкренләп өйрәндем һәм хатын-кызларның да ир-атлар белән беррәттән эшли алуларын исбатладым. Ирем миңа бик ярдәм итә. Ул үзе хәрби һөнәр иясе булмаса да, мине аңлый.
2000 еллар башында, героинлы наркомания баш күтәргәч тә, Ладага моның белән көн саен эш итәргә туры килә. 2002 елның мартында Татарстан милициясе тарихында беренче тапкыр 52 килограмм героин табыла. Товарның бер өлеше - 11 килограммы - Мәскәүгә җибәрелергә тиеш була. Йошкар-Ола - Мәскәү поездына утырган курьерлар - 64 яшьлек хатын белән аның 15 яшьлек оныгы тоткарлана. Шул ук көнне «гера» хуҗалары - ике таҗик тотыла. Алар Үзбәкстаннан ук «ЗИЛ»га кипкән җимеш арасына тутырып килгән 40 килограмм «ак үлемне» үзләре тапшыра. Яшь экспертны Әфганстанда җитештерелгән наркотик матдәнең күләме дә, сыйфаты да таң калдыра.
Аннан соң башка төрле экспертизалар: пенсия кенәгәләре, шифаханәгә ялган юлламалар, акча ясаучыларны, аннан соң наркотик һәм психотроп матдәләрне ачыклау, дактилоскопик анализлар ясау.
2011 елның көзендә Шустов урамындагы подъездда бер ирнең башына кирпеч белән сугып егып, барсеткасын талап алалар. Әлеге җинаятьне тикшерүдә дә Л.Цвиль катнаша. Монда ул подъезд стенасында калган кул эзләре буенча җинаятьчене - алкоголь, каннабиноидлар, тәмәке кушылмалары кулланучы 22 яшьлек Русланны (Руслан МВД мәгълүматлары базасында була) тотарга булыша. Русланның кесәсендә зыян күрүченең ачкычы, футболкасында кан эзләре табыла. Болардан тыш, аңарда элек урланган кәрәзле телефон да табыла әле.
Күптән түгел Осипенко урамындагы талауда да Лада Цвиль оператив төркем җинаять урыныннан кайтып кергәнче үк база буенча җинаятьченең шәхесен ачыклый. Элек хөкемдә булган 30 яшьлек ир булып чыга ул.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев