Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

«Вакыт безне сайлаган...» –патриотик десант Яшел Үзәндә

Яшел Үзәндә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 24 еллыгына багышланган чаралар традицион митингтан һәм Җиңү паркындагы әфганчылар һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Бу чарага һәлак булган әфганчыларның гаилә әгъзалары, әфган сугышларында катнашучылар, уку йортларында укучылар чакырылган иде. Алар алдында ЯҮМР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева, хәрби комиссар полковник Рамил Батршин, «Сугышчан...


Яшел Үзәндә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 24 еллыгына багышланган чаралар традицион митингтан һәм Җиңү паркындагы әфганчылар һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.

Бу чарага һәлак булган әфганчыларның гаилә әгъзалары, әфган сугышларында катнашучылар, уку йортларында укучылар чакырылган иде. Алар алдында ЯҮМР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева, хәрби комиссар полковник Рамил Батршин, «Сугышчан бердәмлек» Яшел Үзән бүлеге рәисе Руслан Хәсәнов, һәлак булган әфганчы Фәрит Барыевның тол хатыны чыгыш ясады. Митингтан соң балалар иҗаты үзәгендә концерт күрсәтелде. Бу көнне 1нче лицей һәм 17нче урта мәктәп укучылары өчен хәрби-интернационалистлар музеенда Батырлык дәресе булды.
Икенче көнне «Форпост» активистлары һәм «Сугышчан бердәмлек» оешмасы ветераннары Октябрьскийдагы балалар шифаханәсендә булып, анда да Батырлык дәресе уздырды. Соңыннан балаларга алар татлы бүләкләр бирде, укуларында уңышлар теләп, эчке эшләр бүлегенең музеена кунакка чакырды.
Л.Парсина,
эчке эшләр бүлегенең матбугат сәркатибе
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X