Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Тыелган эш табыш китерми

Яшел Үзән наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре наркотиклар белән сәүдә итүчене тоткарлаган. Кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 31 яшьлек ир миңгерәүләтүче үлән тартырга яраткан һәркемгә гашиш һәм марихуана саткан. Аның клиентлары арасында күрше Ульяновскидан килеп күптән түгел тоткарланган наркотуристлар да бар.Яшел Үзән нарконтроль бүлегенең өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова сөйләвенчә, бу җәйдә Яшел...

Яшел Үзән наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре наркотиклар белән сәүдә итүчене тоткарлаган. Кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 31 яшьлек ир миңгерәүләтүче үлән тартырга яраткан һәркемгә гашиш һәм марихуана саткан. Аның клиентлары арасында күрше Ульяновскидан килеп күптән түгел тоткарланган наркотуристлар да бар.Яшел Үзән нарконтроль бүлегенең өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова сөйләвенчә, бу җәйдә Яшел Үзән автовокзалында наркоконтроль хезмәткәрләре шәһәргә кунак булып кына түгел, ә наркотиклар да алырга дип килгән егетләрне тоткарлый. Бу туристлар наркобарыгадан 14 мең сумга 30 өлеш гашиш һәм 35 өлеш марихуана сатып ала. Наркополицейскилар аларны нәкъ менә шулар белән тотып ала да инде.
Наркотик матдәләрне законсыз сатып алу, саклау һәм зур күләмдә йөртү буенча җинаять эше кузгатыла. Хәзер бу егетләрнең репутацияләре генә түгел, ә тормышлары да тамырдан үзгәрәчәк. Аларның 3 елга ирекләреннән мәхрүм ителүе, эшкә урнашканда проблемалар килеп чыгуы бар, боларга өстәп, даими рәвештә аларга наркологка йөрергә туры киләчәк.
Наркополицейскилар моның белән генә тукталып калмый, ә 2,5 мең сум акча купюраларына тамга салып, наркотик сатучыдан 5 грамм гашиш контроль сатып алу оештыра. Чечня сугышында чыныгу алган элеккеге хәрбинең кулына богау салынгач, ул чын мәгънәсендә куркыныч агрессорга әйләнә. Һәр бирелгән сорауга ул бик тупас һәм кырыс итеп җавап бирә.
Оператив мәгълүматларга караганда, бу ир наркотиклар сату белән берничә ел шөгыльләнгән инде. Рәсми рәвештә ул үз фирмасының директоры булган. Үзе дә даими рәвештә гашиш һәм анаша кулланган, чыгымнарны каплар өчен сату эшенә керешкән.
Хәзер бу ирнең ирегеннән 5 елдан алып 12 елга кадәр мәхрүм ителүе бар. Аңа карата җинаять эше кузгатылган инде.
Практика күрсәтүенчә, куркыныч наркоҗинаятьчеләр иртәме-соңмы суд каршына баса һәм кылган гамәлләре өчен җавап бирә. Шуңа күрә, хөрмәтле гражданнар, наркотиклар белән бәйләнмәскә кирәк. Ә инде наркотик матдә сатучылар яисә ясаучылар билгеле булса, бу хакта 55-5-00 телефоны аша хәбәр итәргә була. Шул вакытта гына без наркотикларга бәйле бәлагә каршы тора алырбыз.

Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев