Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Шикле төймә йөртеп, ирегеннән мәхрүм калган

Үзендә шикле төймәләр саклауда гаепләнеп, Яшел Үзәннең Үрнәк авылында яшәүче ир ирегеннән ике елга мәхрүм ителә һәм гомуми режимдагы колониягә җибәрелә. Бу хакта безгә Яшел Үзән наркоконтроль бүлегенең өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова хәбәр итә. Наркотикларны контрольдә тотучылар бу кешене узган елның октябрендә тоткарлаган. Тикшергән вакытта аңарда шикле 36 төймә табыла...

Үзендә шикле төймәләр саклауда гаепләнеп, Яшел Үзәннең Үрнәк авылында яшәүче ир ирегеннән ике елга мәхрүм ителә һәм гомуми режимдагы колониягә җибәрелә.
Бу хакта безгә Яшел Үзән наркоконтроль бүлегенең өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова хәбәр итә.
Наркотикларны контрольдә тотучылар бу кешене узган елның октябрендә тоткарлаган. Тикшергән вакытта аңарда шикле 36 төймә табыла һәм экспертизага җибәрелә. Экспертиза аларның синтетик наркотик белән психотроп матдәләр кушылмасы булуын ачыклый. Әмма тоткарланучының тыелган матдәне сату-сатмавын ачыклау мөмкин булмый. Наркотикларны саклау факты буенча җинаять эше кузгалып, гаепләнүче гаебен таный. Аның шәхесен, тәртибен һәм кылган гамәлен исәпкә алган суд бу ирнең иректә калып төзәлә алмаячагын исбатлап, аны колониягә җибәрә.
Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, төнге күңел ачу урыннарында оператив-профилактик чаралар барышында үткәрелгән тестлар күрсәткән нәтиҗәләрнең күбесе синтетик наркотиклар кулланучыларга туры килә. Аларның уртача яше 20дән дә узмый. Алар гадәттә училище һәм вузларда укучы студентлар яисә аларны тәмамлаучылар булып чыга. Кызганычка, наркотиклар хәзер яшьләр ялының төп атрибутына әйләнеп бара. Шуңа күрә төнге клубларда үткәрелгән тестлар аша амфетамин кулланучылар күп ачыклана. Ә амфетамин - бик куркыныч психостимулятор. Ул үзәк нерв системасын ялкынсындыра. Даими кулланганда йокысызлыкка, хәлсезлеккә, хроник депрессиягә, җенси көчсезлеккә этәрә. Иң куркынычы, ул бәйлелек китереп чыгара! Мондый үтә куркыныч ясалма «күңел ачтыргыч»лар заман яшьләрен куркытмаса да, нәтиҗәсе бик кызганыч тәмамлана. Андыйларның сәламәтлеге генә какшап калмый, ә закон белән җитди проблемалары да туа.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X