Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Саклану комачауламый

Полиция хезмәткәрләре, «корыч дустыңны» көтелмәгән хуҗалардан саклау өчен, алдан чарасын күрергә чакыра. Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, быел 4 тапкыр машина куып китсәләр, 2 урлау очрагы һәм машиналардан 10 тапкыр әйберләр урлау факты теркәлгән. Статистика буенча бу җинаятьләрнең күбесе урамнарда, ишегалларында һәм сакланмаган тукталышларда кылына. Мәсәлән, 13 гыйнварда юл өстендәге...

Полиция хезмәткәрләре, «корыч дустыңны» көтелмәгән хуҗалардан саклау өчен, алдан чарасын күрергә чакыра.
Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, быел 4 тапкыр машина куып китсәләр, 2 урлау очрагы һәм машиналардан 10 тапкыр әйберләр урлау факты теркәлгән. Статистика буенча бу җинаятьләрнең күбесе урамнарда, ишегалларында һәм сакланмаган тукталышларда кылына. Мәсәлән, 13 гыйнварда юл өстендәге АЗС янында (Казан трассасыннан Васильевога чыккан урында) полиция хезмәткәрләре «чишендерелгән» автомашина таба. Билгесез хулиганнар «Иж-Ода» автомобиленең номерын салдырып алалар, тәрәзәсен ватып, панеленә, бамперына зыян китерәләр, магнитоласын урлыйлар. Автомашинаның хуҗасы васильеволы булуы, Казанга эшкә барганда «ватылуы» ачыклана. Ир, аны юлда калдырып, үзе попуткага утырып, Казанга китә. Җинаятьчеләр шуннан файдалана да инде. Полицейскийлар аңа машинаны өенә тарттырып кайтырга киңәш итсәләр дә, ир аңа вакыт тапмый. Нәтиҗәдә 14 гыйнварда ул полицейскийлардан «тимер атының» Әйшәгә күчүе һәм бу юлы тәгәрмәченең колпаклары алынуы турында хәбәр ала. Китерелгән зыян суммасы 17 мең сумга җитә.
Тикшерү-оператив чаралар нәтиҗәсендә шул билгеле була: хуҗасыз автомобиль 19 яшьлек әйшәле Владислав Г.ны җәлеп иткән. 13 гыйнварга каршы төндә ул аны «Лада»сы белән барганда күрә һәм автомашинаны теләгәнчә «чишендерә», ватасын ватып куя. Үзе эшен эшләп кайтса да, ташландык автомобиль аңа барыбер тынгылык бирми. Икенче көнне, 15 яшьлек энесен алып, тагын шул урынга килә. Алар аны Әйшәгә кадәр тарттырып кайта. Үзләре яшәгән Светлая урамындагы тукталышка куеп, запчастька сүтмәкче була. Әмма Владислав тоткарлана һәм аңа карата җинаять эше кузгатыла.
Мондый хәлләр булмасын өчен автомобиль эчендә ачкычларны, әйберләрне калдырырга, тәрәзә, ишекләрне ябарга онытырга ярамый. Мөмкинлек булса, сигнализация һәм угонга каршы җайланма куйдырту әйбәт. Тотылган автомобиль сатып алганда аның шунда ук ишек йозагын, угонга каршы җайланмасын алмаштырырга кирәк.
Хәзер урлаулардан иң ышанычлы чара - спутник сак-эзләнү системасы. Ул автомобильгә яшереп куела. Әлбәттә, угонга каршы кыйммәтле җайланманы һәм сигнализацияне бөтен кеше дә куйдыра алмый. Ул вакытта тагын бер чара - рульне һәм машинаның коробкасын блокировкага кую.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев