Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Сак бул – машина йөртүче!

Соңгы айларда гына да Яшел Үзән наркоконтроль хезмәткәрләренә руль артына утырыр алдыннан наркотик кабул иткән берничә машина йөртүчене тоткарларга туры килгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейд барышында алар төзелеш материалы төягән йөк машинасын туктата. Тикшерә башлагач, машина йөртүченең каннабоид төркемендәге наркотик матдә кулланганлыгы беленә. Тоткарланучы наркологта исәпкә куелып, административ җаваплылыкка тартыла....

Соңгы айларда гына да Яшел Үзән наркоконтроль хезмәткәрләренә руль артына утырыр алдыннан наркотик кабул иткән берничә машина йөртүчене тоткарларга туры килгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән рейд барышында алар төзелеш материалы төягән йөк машинасын туктата. Тикшерә башлагач, машина йөртүченең каннабоид төркемендәге наркотик матдә кулланганлыгы беленә. Тоткарланучы наркологта исәпкә куелып, административ җаваплылыкка тартыла. Өстәвенә, наркотик кулланучы эшләгән оешмага тиешле чара күрү өчен хат җибәрелә.
- Күтәренке кәефле икенче машина йөртүче таксист булып чыкты һәм ул Яшел Үзәнгә башка регионнан даими рәвештә героин ташу белән шөгыльләнгән, - дип сөйли наркоконтроль инспекциясе хезмәткәре Светлана Крылова. - Медицина тикшерүе нәтиҗәсендә аның героин кабул иткән булуы ачыкланды. Шуны да әйтергә кирәк, бу ир ел башында гына әле наркологтан исәптән төшерелеп, машина йөртүче таныклыгы алган булган. Машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.
Әлеге фактлар буенча наркоконтроль хезмәткәрләре прокуратурага материал әзерләгән. Хәзер аларның машина йөртү хокукыннан мәхрүм калулары ихтимал. Әмма, әлеге тоткарланучыларга закон буенча моннан да катырак җәза кулланып булмый икән. Шуңа күрә безнең һәркайсыбызга сак булырга һәм шикле фактлар булса, нароконтроль хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев