Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Ришвәт биргәндә тотылган

Шушы көннәрдә Яшел Үзән суды миграция хезмәткәренә ришвәт биргәндә тотылган 34 яшьлек казанлы Олег Двугрошевка хөкем карары чыгарды. Суд аңа ришвәт күләменнән 30 тапкыр артыграк күләмдә штраф түләттерәчәк. Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, 2011 елның ноябрендә Ореховка авылы янында полиция хезмәткәрләре Россия территориясендә теркәлмичә яшәгән Үзбәкстан...

Шушы көннәрдә Яшел Үзән суды миграция хезмәткәренә ришвәт биргәндә тотылган 34 яшьлек казанлы Олег Двугрошевка хөкем карары чыгарды. Суд аңа ришвәт күләменнән 30 тапкыр артыграк күләмдә штраф түләттерәчәк.
Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, 2011 елның ноябрендә Ореховка авылы янында полиция хезмәткәрләре Россия территориясендә теркәлмичә яшәгән Үзбәкстан гражданинын тоткарлап, бүлеккә китерә. Эчке эшләр бүлегеннән чит ил кешесе үзенең Казандагы танышы - Олегка шалтырата һәм тегесе шунда ук иптәшенә ярдәм кулы сузарга килеп тә җитә. Хезмәт кабинетында ул УФМС хезмәткәренә административ беркетмә төзетмәс өчен 900 сум акча «төртә». Әмма ришвәт бирүченең җинаятьчел гамәле икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы бүлек хезмәткәрләре тарафыннан фаш ителә, аңа карата җинаять эше кузгатыла. Әмма ике атнадан соң даими яшәү урыны булмаган гаепләнүче тикшерүчеләр күзеннән бөтенләй югала. Аны эзли башлыйлар. Ришвәт бирүченең яшәү урыны бер елдан соң ачыклана. Аны тоткарлап, тикшерү изоляторына ябалар. Судта аңа 27 мең суммасында штраф салу турында карар чыгарыла.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X