Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Притон хуҗасын фатирсыз калдырып була

Наркополицейскилар «ТРда наркотик һәм психотроп матдәләр ясау һәм куллану өчен торак биналар тотуга каршы тору буенча өстәмә чаралар турында»гы мәсьәләне республиканың наркотикларга каршы комиссиясенең чираттагы утырышында карарга җыена. Бу инициатива наркопритоннарга каршы көрәшне көчәйтүгә һәм аларны аз булса да киметүгә исәпләнеп эшләнә. Ул шулай ук агымдагы елның 1 июненнән кодеинлы...

Наркополицейскилар «ТРда наркотик һәм психотроп матдәләр ясау һәм куллану өчен торак биналар тотуга каршы тору буенча өстәмә чаралар турында»гы мәсьәләне республиканың наркотикларга каршы комиссиясенең чираттагы утырышында карарга җыена.
Бу инициатива наркопритоннарга каршы көрәшне көчәйтүгә һәм аларны аз булса да киметүгә исәпләнеп эшләнә. Ул шулай ук агымдагы елның 1 июненнән кодеинлы препаратларны сатуны тәртипкә салуга кагылышлы законның гамәлгә кертелүе белән дә актуаль.
Соңгы еллардагы статистика РФ Җинаятьләр кодексының 232нче маддәсендә каралган наркоҗинаятьләрнең (притоннар тоту) артуын күрсәтә. 2011 елда Татарстанда 175 наркопритон юкка чыгарылды, әмма шушы ярты елда да аларның саны 90га җитте инде. Наркопритоннар Яшел Үзән өчен дә сирәк күренеш түгел. Наркотикларны кулдан ясау һәм притоннар тотуга бәйле җинаятьләр наркоҗинаятьләр арасында иң нык таралаганнары. Былтыр гына да наркоконтроль хезмәткәрләре шушы матдәне җитештерп куллана торган унике урынны ачыклады. Болардан тыш, притоннарны полиция хезмәткәрләре дә ачыклап тора.
Статистика буенча наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрнең 45 проценты фатирларда һәм шәхси йортларда кылына. Алардан күршеләре генә түгел, шул районда яшәгән халык та интегә.
Наркопритоннарга каршы көрәш ТР буенча Россия ФСКН идарәсенең аерым контрольлегендә тора. Закон буенча притон тоту авыр җинаять саналмый. Һәм, кагыйдә буларак, андый фатир хуҗаларына шартлы җәза гына бирәләр һәм алар шуңа күрә бу начар гамәлләрне суд карарыннан соң да дәвам итә. Көрәш чарасының ышанычлы ысулы - наркопритон тотучыларны фатирыннан мәхрүм итү. Притон тоту очрагы билгеле булганда, җирле үзидарә органнары Роспортребнадзор идарәсе һәм Дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә торак хуҗасына кисәтү ясый ала. Әгәр дә притон тотучы бернигә карамастан, фатирын притон итеп тотуын дәвам итә икән, җирле хакимиятнең, «Торакны тиешле дәрәҗәдә тотмау турында»гы Торак кодексына яисә «Торак бина хуҗасын милек хокукыннан мәхрүм итү» Гражданнар кодексына ярашлы рәвештә, фатир хуҗасын фатирыннан чыгару яисә фатирын мәҗбүри рәвештә саттыру турында карар чыгаруны сорап судка мөрәҗәгать итәргә хокукы бар.Наркотиклар әйләнешенә бәйле теләсә-кайсы мәгълүматны Яшел Үзән МРОның 5-55-00 телефонына шалтыратып хәбәр итәргә була. Конфиденциальлек гарантияләнә.
Светлана Крылова,
ТР буенча РФ УФСКН Яшел Үзән МРОның өлкән оперуполномоченные.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев