Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

«Кайнар эздән» тотылдылар

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре 26 яшьлек кызны талаган бер төркемне тоткарлады. Кичке бишләр тирәсендә 24 һәм 26 яшьлек ике кыз һәм 21 яшьлек бер егет «Муравейник» сәүдә үзәге янында бер максатсыз йөргәндә аларның игътибарын сәүдә комплексына кереп баручы берсенең сыйныфташы - Карамалы Тауда яшәүче 26 яшьлек кыз җәлеп итә. Бу...

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре 26 яшьлек кызны талаган бер төркемне тоткарлады.
Кичке бишләр тирәсендә 24 һәм 26 яшьлек ике кыз һәм 21 яшьлек бер егет «Муравейник» сәүдә үзәге янында бер максатсыз йөргәндә аларның игътибарын сәүдә комплексына кереп баручы берсенең сыйныфташы - Карамалы Тауда яшәүче 26 яшьлек кыз җәлеп итә. Бу төркем аны шунда ук куып тотып, урамга чыгып керергә сорый. Аннан соң алар аны урманлыкка алып китеп, сумкасын бирүне таләп итәләр. Кыз каршылык күрсәтеп караса да, көчләр тигез булмый. Икесе кызны кулларыннан тотып торып, өченчесе сумкасыннан телефоннын, 150 сум акчасын алып, җинаять урыныннан качалар.
Өенә кайткач, кыз бу турыда полициягә хәбәр итә. Ведомстводан тыш сак хезмәтенең патруль экипажы шунда ук зыян күрүче янына бара һәм талаучылар турында сораша. Полицейскийлар тирә-юньне тикшерә башлый. Җинаятьчел өчлек тоткарлана.
Бу төркемгә «Талау» буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250