Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Ишектән түгел, тәрәзәдән кергән

Яшел Үзән шәһәр суды яшүсмер И.Саматовка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) РФ Җинаятьләр Кодексының 158нче маддәсенең 3нче, 30нчы маддәнең 3нче өлеше буенча гаепләүче карар чыгарды. Районның бер авылында яшәүче 15 яшьлек И.Саматов, узган елның 31 декабрендә, иртәнге 6лар тирәсендә күрше авылда яшәүче бер танышының, акчасын урлау максаты белән, тәрәзәсен ватып өенә керә. Әлбәттә,...


Яшел Үзән шәһәр суды яшүсмер И.Саматовка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) РФ Җинаятьләр Кодексының 158нче маддәсенең 3нче, 30нчы маддәнең 3нче өлеше буенча гаепләүче карар чыгарды.

Районның бер авылында яшәүче 15 яшьлек И.Саматов, узган елның 31 декабрендә, иртәнге 6лар тирәсендә күрше авылда яшәүче бер танышының, акчасын урлау максаты белән, тәрәзәсен ватып өенә керә. Әлбәттә, яшүсмер бу кыңгыр эшнең кайчан да булса беленәчәген аңлап эш итә. Әмма И.Саматов өйдән бернәрсә дә урларга өлгермичә кала, чөнки танышы кинәт кайтып керә. Зыян суммасы ватылган тәрәзә бәясендә, ягъни 500 сум белән бәяләнә.
Суд бу яшүсмергә хөкем карары чыгарганда, аның җинаять җаваплылыгына беренче тапкыр тартылуын, яшәү һәм уку урыны буенча аңа уңай характеристика бирелүен исәпкә алып, аны, 6 ай сынау срогы белән, шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итә.
Тулаем алганда, 2012 елда Россиядә фатир басулар сизелерлек арткан. Бу урлауларның 80 проценты йортларның 1 һәм 2нче катларына тәрәзә аша кереп кылына, ә 30 проценттан артыгы кешеләрнең үзләренең ваемсызлыгы аркасында чыга. Әйтик, тәрәзә форточкаларын ачык һәм шулай ук фатир ачкычын ишек төбендәге келәм астында калдыручылар аз түгел. Әлбәттә, урлауларның 70 процентын чын караклар түгел, ә алкогольгә яисә наркотикка акча юнәтүчеләр кыла. Югарыда сөйләнгән очрак та шундыйлар исәбендә. И.Саматов, әле яшь булса да, эчәргә яраткан, шуңа күрә Яңа ел алдыннан, акча табу максаты белән, танышына ишектән түгел, тәрәзәдән кергән.
Д.Темников,
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев