Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Хөкемнән качып булмый

Эчке эшләр бүлеге җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе 5нче төзәтү колониясе белән берлектә «Эзләү» оператив-профилактик операция уздырды. Аның максаты - полиция эзли торган җинаятьчеләрне тоткарлау, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе контроленнән качып йөрүчеләрнең яшәү урынын ачыклау, хәбәрсез югалучыларны эзләү. Моңарчы качып йөргән 11 җинаятьченең эзенә төштеләр. Суд карары буенча колоние-поселениегә җибәрелеп тә,...

Эчке эшләр бүлеге җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе 5нче төзәтү колониясе белән берлектә «Эзләү» оператив-профилактик операция уздырды. Аның максаты - полиция эзли торган җинаятьчеләрне тоткарлау, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе контроленнән качып йөрүчеләрнең яшәү урынын ачыклау, хәбәрсез югалучыларны эзләү. Моңарчы качып йөргән 11 җинаятьченең эзенә төштеләр. Суд карары буенча колоние-поселениегә җибәрелеп тә, анда барып җитә алмаган өч кешене тоттылар. Аларны поселениегә сак астында илтәчәкләр. Моннан тыш, шартлыча хөкем җәзасына тартылган дүрт кешене сак астына алдылар. Хәзер аларның хөкем карары яңадан каралачак. Тик бу юлы инде хөкемнән берсе дә качып котыла алмаячак.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X