Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Балаларыбызны бәла-казадан саклыйк

Татарстанда юл фаҗигаләренә эләгеп имгәнгән балалар саны кимеми, киресенчә артуга таба бара. Бу очракта Яшел Үзән дә искәрмә түгел. Агымдагы елның 4 аенда гына да район юлларында балалар катнашында 9 юл-транспорт фаҗигасе (ДТП) булып, 10 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Бу уңайдан без берничә сорау белән Яшел Үзән эчке эшләр...

Татарстанда юл фаҗигаләренә эләгеп имгәнгән балалар саны кимеми, киресенчә артуга таба бара. Бу очракта Яшел Үзән дә искәрмә түгел. Агымдагы елның
4 аенда гына да район юлларында балалар катнашында 9 юл-транспорт фаҗигасе (ДТП) булып, 10 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.


Бу уңайдан без берничә сорау белән Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Рәүф Галиевка мөрәҗәгать иттек:
- Узган елның шул чоры белән чагыштырганда балалар һәм яшүсмерләр (16 яшькә кадәр) катнашында юл-транспорт фаҗигаләре 1 очракка артты. Пассажир балалар арасында имгәнүләрнең артуы иң беренче чиратта махсус җайланмаларның файдаланылмавы белән аңлатыла. Өч баланың гомере бары шул сәбәп белән өзелде дә инде. 1 мартта Казан - Оренбург юлында «Дэу-Нексия» автомобилен йөртүче, кар күп яву сәбәпле, идарә итүне югалтып, машинасын каршы юнәлешкә чыгара һәм автобус белән бәрелешә. Җиңел автомобильнең сигез яшьлек пассажиры фаҗига урынында ук һәлак була. Төрле дәрәҗәдәге имгәнүләрне машина йөртүче үзе, тугыз һәм сигез яшьлек ике бала да ала. Автомобильдә балалар өчен ник бер махсус җайланма булсын.
Берничә сәгать тә узмый шундый ук сценарий буенча Азнакай районында да фаҗига чыга. Азнакай - Актүбә юлында «ВАЗ-2109» автомобилен йөртүче, куркынычсыз юл тизлеге сайламаудан, идарә итүне югалта һәм машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, «Киа» автомобиле белән бәрелешә. «Тугызлы»ның унбер яшьлек пассажиры ашыгыч медицина ярдәме каретасында алган имгәнүләреннән җан бирә. Машина йөртүче үзе һәм сигез яшьлек пассажир төрле имгәнүләр белән дәваханәгә җибәрелә. Бу автомобильдә дә балаларны тотып торучы махсус җайланма булмый.
Машина йөртүчеләргә шуны онытмаска кирәк: автомобиль бәрелешкәндә тизлеге сәгатенә 50 чакрым булса да, пассажирның авырлыгы 30 тапкыр арта. 10 килограммлы бала бәрелешү моментында 300 килограммга җитә дигән сүз һәм өлкән кешегә аны тотып калу мөмкин түгел. Болардан тыш, ДТП чыккан вакытта ата-аналар үзләре үк, үз гәүдә авырлыгы белән дә балаларын имгәтергә мөмкин.
- Рәүф Хәмисович, юлларда пассажир балаларның имгәнүләренә каршы максатка юнәлешле чаралар үткәреләме?
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, балалар өчен махсус җайланмалар куллану, ДТПларда балалар арасында үлем очракларын 54 процентка, имгәнүләрне - 76 һәм авыр имгәнүләрне 92 процентка киметә ала.
РФ Юл йөрү кагыйдәсенең 22.9 пункты таләпләренә ярашлы рәвештә транспорт чарасында 12 яшькә кадәрге балаларны махсус җайланмада йөртү таләп ителә. Бу үтәлмәсә, РФ кодексының 12.23нче маддәсенең 1нче өлеше буенча 500 сум штраф салына.
Узган елда 75 мең закон бозу очрагы ачыкланды (2010 елда - 65 мең). Быел ул 26 меңнән артып китте инде. Балаларны утыртып йөртә торган җайланма алмыйча экономияләнгән акча бала тормышына тиңләшә алмый.
- Җәй җитү белән велосипед һәм скутер йөртүче балалар белән проблемалар арта. Бу хәлгә дә ачыклык кертсәгез иде.
- Былтыр Татарстанда 8 велосипедчы һәлак булып, 99ы имгәнүләр алды. Һәр зыян күрүченең икенчесе балалар булды. Бу велосипед йөртүчеләрнең зур юлларга чыгып, юл кагыйдәләрен үтәмәвен күрсәтә.
Былтыр 3 скутер йөртүче һәлак булып, 160ы имгәнде. Кыйммәт булмаган, двигателенең көчәнеше 50 куб сантиметрдан артмаган скутер өчен ЮХИДИда теркәлү һәм йөрү кенәгәсе таләп ителми. Менә шул сәбәпле безнең илгә бу куркыныч «уенчык» күпләп кайтарылды да инде. Кызганычка, күпләрнең ул гомерен өзүгә китерде. Законнарга ярашлы рәвештә скутер да транспорт чарасы булып санала, шулай булгач, юлларда бөтен кагыйдәләрне дә үтәү таләп ителә. Автомобиль юлларында мопед белән йөрү 16 яшьтән узганнарга гына рөхсәт ителә. Өстәвенә, мопед йөртүченең башында мотошлем да булырга тиеш. Бу таләпләр үтәлмәгәндә 500 сум күләмендә штраф салынырга мөмкин. Әгәр дә скутерда 16 яшькә кадәрге яшүсмер идарә иткән булса, аңа материал тутырылып ПДН инспекторына тапшырыла. Аннан соң бу эш балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә каралып, ата-анасына административ штраф салына.
- Җәяүле балалар катнашындагы ДТПлар белән хәл ничек тора?
- Ел башыннан андый 79 ДТП теркәлде. Аларда 78 бала имгәнеп, икесе һәлак булды. 15 февральдә Казанның Краснококшайская урамында чыккан ДТПны искә төшереп узасым килә. «Хонда Цивик» автомобилен йөртүче тизлекне арттыру нәтиҗәсендә әби белән оныгын бәрдерә. Пенсионер хатын һәм аның II сыйныфта укучы оныгы фаҗига урынында ук һәлак булган. Бу участокта җәяүлеләр өчен юл каралмаган. Әмма 130 метр читтәрәк кенә җир асты юлы бар. Тагын бер тапкыр искәртәм: юлларда барыбызга да бик сак булырга кирәк.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X