Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

«Алло! Банк картасы блокировкаланган...»

Яшел Үзәндә тагын ике кеше ялганчыларга «банк картасыннан блокировканы алдыртыр өчен» 22 мең сум акчасын күчергән. Ел башыннан, эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, ялганчылардан яшел үзәнлеләргә 55 шалтырату һәм СМС-хәбәр булып, 10 кеше аларга ышанып, 120 мең сум акчасын югалткан. Соңгы очрак 14 майда теркәлә. Әйшәдә яшәүче 46 яшьлек хатын,...

Яшел Үзәндә тагын ике кеше ялганчыларга «банк картасыннан блокировканы алдыртыр өчен» 22 мең сум акчасын күчергән. Ел башыннан, эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, ялганчылардан яшел үзәнлеләргә 55 шалтырату һәм СМС-хәбәр булып, 10 кеше аларга ышанып, 120 мең сум акчасын югалткан.
Соңгы очрак 14 майда теркәлә. Әйшәдә яшәүче 46 яшьлек хатын, Яшел Үзәндә эштә булганда, билгесез абоненттан банк картасының блокировкалануы турында СМС-хәбәр ала. Хәбәрдә күрсәтелгән телефон номеры буенча хатын, беркем белән дә киңәшмичә торып, шалтырата. Аңа Рожкова фамилиясендә бер хатын-кыз, банк учреждениесе хезмәткәре буларак җавап бирә. Рожкова аның банк картасын билгесез затлар «җимерергә» теләүләре турында әйтеп, картасының нинди банктан булуын сорый. Зыян күрүче банкның исемен генә түгел, үзе дә аңламыйча башка мәгълүматларны да ача. Ялган банк хезмәткәре хатынга банкоматка барырга һәм карта буенча операция башкарырга кирәклеген аңлата. Хатын терминалга барып, әңгәмәдәше кушканнарның барысын да үти. Нәтиҗәдә ул картасында сакланган акчаны ялган абонент номерына күчерә. Ни кызганыч, зыян күрүче акча күчергәнче дә, күчергәндә дә пластик картаның икенче ягында күрсәтелгән банк телефонына шалтыратырга башына да китерми. Хатын 13 мең сум акчасыннан колак кага.
Банк картасы буенча операцияләрне телефон яисә терминал аша бервакытта да эшләп булмый. Аны карта бирелгән банкта гына эшлиләр. Дөрес, аның өчен берничә көн таләп ителә. Банк картасы турындагы белешмәне чит-ят кешеләргә сөйләргә дә, хәбәр итәргә дә ярамый. Мондый фактлар турында «02» телефонына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X