Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Зыяннан кала, файдасы юк

21 октябрдә РФның «Реклама турында»гы законына үзгәрешләр кертелде. Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров аңлатуынча, үзгә­реш­ләр «Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтененнән саклау турында»гы федераль закон кабул ителүгә бәйле. Нинди очрак­ларда җаваплылык каралган соң? Балигъ булмаганнарны тәмәке тартуга җәлеп иткән, аерым территорияләрдә, биналарда һәм объектларда тәмәке тартуны тыю турындагы федераль законны...

21 октябрдә РФның «Реклама турында»гы законына үзгәрешләр кертелде.
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров аңлатуынча, үзгә­реш­ләр «Гражданнар сәламәтлеген тәмәке төтененнән саклау турында»гы федераль закон кабул ителүгә бәйле. Нинди очрак­ларда җаваплылык каралган соң? Балигъ булмаганнарны тәмәке тартуга җәлеп иткән, аерым территорияләрдә, биналарда һәм объектларда тәмәке тартуны тыю турындагы федераль законны бозган, тәмәке тартуны тыю турындагы билге таләпләрен сакламаган, тәмәкегә иганәчелек иткән, тәмәке сатуны стимуллаштырган, тәмәке кулланган яисә рекламалаган, сәүдә сферасында тәмәке сатуда чикләүләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган.
Штраф күләме төрлечә. 500дән 600 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Мәсәлән, тәмәке продукциясе балигъ булмаган яшүсмерләргә саткан гражданнарга штраф - 3 меңнән 5 меңгә, вазифадагы затларга - 30 меңнән 50 меңгә, юридик затларга - 100 меңнән алып 150 мең сумга кадәр.
Федераль закон15 ноябрьдән үз көченә керде.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X