Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Закон үз көчендә

13 ноябрьдә республикада наркотик матдәләр кергән дару препаратларын, аерым алганда кодеинны, ирекле сатуны чикләүче закон үз көченә керде. Хәзер даруханә учреждениеләре аларны рецепт буенча гына сатарга тиеш. Дезоморфинлы наркомания бик кискен торган Яшел Үзәндә закон үтәлеше беренче чиратта тикшерелә. Даруханәләр, нигездә, бу таләпләрне үти. Әмма искәрмәләр дә бар. Мәсәлән, 17...

13 ноябрьдә республикада наркотик матдәләр кергән дару препаратларын, аерым алганда кодеинны, ирекле сатуны чикләүче закон үз көченә керде. Хәзер даруханә учреждениеләре аларны рецепт буенча гына сатарга тиеш.

Дезоморфинлы наркомания бик кискен торган Яшел Үзәндә закон үтәлеше беренче чиратта тикшерелә. Даруханәләр, нигездә, бу таләпләрне үти. Әмма искәрмәләр дә бар. Мәсәлән, 17 ноябрьдә Яшел Үзән полициясе хәзер сатуда тыелган ике тартма «Пиралгин» белән бер наркоманны тоткарлый. 25 яшьлек дезоморфин кулланучы оператив хезмәткәрләргә бу препаратны сатып алган даруханәне үзе күрсәтә. Даруханә хуҗасына административ беркетмә төзелә. Закон бозган өчен вазыйфадагы затларга - 50 мең, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Әлеге категориядәге закон бозуларны ачыклау ТРның Сәла-мәтлек саклау һәм Эчке эшләр министрлыкларына йөкләнгән.
Лилиана Куликова,
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Белешмә өчен: Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә агымдагы елның 10 аенда медицина тикшерүе барышында 175 тапкыр - дезоморфин, 7 тапкыр марихуана куллану факты ачыкланган. Героин куллану очраклары теркәлмәгән. Бу чорда дезоморфинның законсыз әйләнеше буенча 20 җинаять теркәлеп, шуларның 4се генә наркотикларның башка төренә бәйле булган. Оператив хезмәткәрләр 17 наркопритонны ачыклаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250