Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Закон үтәмәсәң, штраф түлисең

Яшел Үзән прокуратурасы шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегендә санитария-эпидемиология законнары таләпләренең үтәлешен тикшергән булган һәм кайбер таләпләрнең үтәлмәве ачыкланган. - Транспорт чараларын ремонтлау өлкәсендә закон үтәлү тикшерелде, - дип сөйли прокурор ярдәмчесе Ленар Мөлеков. - Шәхси эшмәкәр Рамил Яруллинның эшчәнлек алып барганда атмосфера һавасының сыйфатын контрольдә тоту чараларын үтәмәве беленде. Эшкәртелгән ягулык-майлау...

Яшел Үзән прокуратурасы шәхси эшмәкәрләр эшчәнлегендә санитария-эпидемиология законнары таләпләренең үтәлешен тикшергән булган һәм кайбер таләпләрнең үтәлмәве ачыкланган.
- Транспорт чараларын ремонтлау өлкәсендә закон үтәлү тикшерелде, - дип сөйли прокурор ярдәмчесе Ленар Мөлеков. - Шәхси эшмәкәр Рамил Яруллинның эшчәнлек алып барганда атмосфера һавасының сыйфатын контрольдә тоту чараларын үтәмәве беленде. Эшкәртелгән ягулык-майлау материаллары утильләштерелгәндә проектта тирәлеккә тәэсире күрсәтелмәгән стационар мич кулланылган. Шәхси эшмәкәргә карата административ эш кузгатырга туры килде. Нәтиҗәдә аңа 1 мең сум күләмендә штраф салынды.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев