Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Закон бозылырга тиеш түгел

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы үзәктән кергән мәгълүмат буенча экстремист эшчәнлегенә каршы тору законының үтәлешен тикшерде. Интернетта А.Петровка (фамилиясе үзгәртелде) караган «www. vkontakte.ru сайтында «http://vk.com/id109477275» ссылкасында «видео Слава Руси. От сердца к солнцу!» исеме астында 12,4 мб үлчәмендә видеоролик урнаштырылуы ачыкланды. ТР Эчке эшләр...

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы үзәктән кергән мәгълүмат буенча экстремист эшчәнлегенә каршы тору законының үтәлешен тикшерде.

Интернетта А.Петровка (фамилиясе үзгәртелде) караган «www. vkontakte.ru сайтында «http://vk.com/id109477275» ссылкасында «видео Слава Руси. От сердца к солнцу!» исеме астында 12,4 мб үлчәмендә видеоролик урнаштырылуы ачыкланды.
ТР Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәге тарафыннан югарыда аталган видеороликта, 29.02.2011елда 16нчы тикшерүенә ярашлы рәвештә, тикшерүгә бирелгән видеоматериалда бер төркем кешеләрнең икенче бер төркем кешеләргә карата раса билгесе, милләте, тел, килеп чыгышы, дингә мөнәсәбәте буенча дошманлык гамәлләренә чакыручы характердагы теләк уяту фикере булу ачыкланды.
«Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында» 25.07.2005 ел, 114нче федераль законның 1нче маддәсе положениесенә ярашлы рәвештә, А.Петровның бу гамәле экстремистик эшчәнлек булып тора, чөнки ул раса билгесе, милләт буенча бер кешенең икенчесеннән өстенлеген яисә икенчесенең «тулы булмавын» пропагандалауга юнәлдерелгән.
«Россия Федерациясе прокуратурасы турында» федераль законның 25.1нче маддәсе, шул ук законның 22нче маддәсенең 2нче бүлегенә ярашлы рәвештә, прокурор хокук бозуларны кисәтү максатыннан һәм хокук бозылуга каршы әзерләнгән мәгълүматлар булганда законның бозылырга тиеш түгеллеге хакында кисәтә.
Әлеге факт буенча, 2012 елның 28 августында Яшел Үзән шәһәр прокуроры 1972 елда туган, Яшел Үзәннең Татарстан урамындагы бер йортында теркәлгән А.Петровка кисәтү ясады, югарыда аталган законның 15нче маддәсенә ярашлы рәвештә, экстремистлык эшчәнлек алып барган өчен гражданнар җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин булуы аңлатылды аңа.
Мәсәлән, массакүләм мәгълүмат чараларын кулланып, экстремистлык эшчәнлекне тормышка ашыруга юнәлтелгән чакырулар өчен - РФ Җинаятьләр кодексының 280нче маддәсе, 2нче бүлеге, ә раса, милләт билгеләре буенча массакүләм мәгълүмат чараларын кулланып яисә халык күп булган урында кешене кимсетүгә, дошманлык уятуга юнәлдерелгән гамәлләр өчен, РФ Җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.
Кисәтүдә күрсәтелгән законлы таләпләр үтәлмәгән, закон белән тыелган экстремистлык эшчәнлек дәвам иткән очракта, А.Петров РФ Җинаятьләр кодексының 280, 282нче маддәләре буенча җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев